Логотип Магариф уку
Цитата:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту, аның эчтәлеге һәм формасындагы үзгәрешләр мөһим мәсьәләләрдән булып кала. Моннан бер ел элек Татарстанда башлангыч белем баскычында, I – IV сыйныфларда укучылар өчен та...

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту, аның эчтәлеге һәм формасындагы үзгәрешләр мөһим мәсьәләләрдән булып кала. Моннан бер ел элек Татарстанда башлангыч белем баскычында, I – IV сыйныфларда укучылар өчен татар теле һәм әдәби укудан өч төркемгә аерып (татар мәктәбендәге татар балалары, рус мәктәбендәге татар балалары һәм рус телле балалар төркемнәре) үрнәк программалар, дәреслекләр әзерләнде. Әлеге дәреслекләр, тиешле экспертиза баскычларын үтеп, мәктәпләргә Россия күләмендә тәкъдим ителә торган дәреслекләрнең федераль исемлегенә керделәр. Бу предметлардан башлангыч баскычта яңа Федераль дәүләт белем  бирү стандартларына (ФГОС; алга таба – федераль стандартлар) күчү эше тәмамланып килә.


Быел исә төп гомуми белем бирү баскычы – V – VII сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан өр-яңа дәреслекләр, методик кулланмалар эшләү тәмамланды, VIII – IX сыйныфлар өчен бу эш шулай ук төгәлләнү алдында. Бу урында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, нәшриятларның, методист галимнәр һәм укытучыларның, экспертларның зур хезмәт башкарганын искәртергә һәм рәхмәт әйтергә тиешбез.


Бу үзгәрешләр укытучы эшчәнлегендә ничек чагылыш табачак соң? Сүзебез шул хакта булыр.


Асылда, әдәбият предметы мәктәпләрдә V сыйныфтан укытыла башлый. Башлангыч баскычтагы әдәби уку әдәбият предметын укыта башлауга әзерлек этабы булып тора.  Һәм яңа федераль стандартлар буенча әдәбиятны укыту V – IX сыйныфларда тулы, тәмамланган цикл итеп күзаллана. Элекке федераль стандартлардан аермалы буларак, X – XI сыйныфларда төп курста өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау максаты куела, ягъни әдәбият тарихын тагын бер кат хронологик тәртиплелектә күзәтеп узу, әдәби барышны төзек система итеп бәяләү сорала. Димәк, беренче нәтиҗә: V – IX сыйныфларда әдәбият курсы тулысынча үзләштерелергә тиеш. Үрнәк программаларда һәм дәреслекләрдә әдәбиятның барлык чорларыннан әсәрләр булу шуның белән аңлатыла. Әгәр элеккеге дәреслекләрдә нәкъ менә IX – XI сыйныфлар баскычында гына бербөтен әдәби  барышны һәм аның аерым чорларын, заман сүз сәнгатенә хас үзенчәлекләрне һәм һәр дәвернең зур каләм ияләрен, күренекле иҗатларны, мөһим әсәрләрне тәртипле, бөтенлекле өйрәнү таләп ителгән булса, хәзер инде бу белем-күнекмәләр системасы урта баскычка күчә. Шуңа күрә дә әдәби белем бирү урта баскычта төгәлләнеп, югары баскычта тирәнәйтелергә тиеш була.


 Үзгәрешләрнең бер өлеше, шиксез, чор, вәзгыять белән бәйле. Мәктәптәге башка предметлар белән чагыштырганда, әдәбият предметының эчтәлеге тарихи вакыт агышын, вәзгыять үзгәрүне, буыннар алмашынуын, җәмгыятьтәге фикер-карашлар юнәлешен бик тиз тоя. Чөнки әдәбиятның тәрбияви мөмкинлекләре гаять зур, әлеге мөмкинлекләрне яшь буында дөньяга караш, менталитет, иң мөһим яшәеш кыйммәтләрен, тәртип һәм үз-үзен тотыш кагыйдәләрен формалаштыру өчен турыдан-туры файдаланырга була. Без моны соңгы берничә елда Россиядәге педагогик җәмәгатьчелек алып барган сөйләшүләрдә дә күрәбез. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан иң зур зыян күргән предмет буларак билгеләнеп, әдәбиятның тестлар формасына кайтарып калдырылуы илдәге традицион укыту системасын җимерүгә китергән сәбәпләрнең берсе дип аңлатыла башлады. Имтиханнар исемлегенә язма эшне (сочинение) кайтару исә шушы ялгышны төзәтү кебек тәкъдим ителә. Димәк, икенче нәтиҗә: әдәбият курсы заман белән бергә үзгәрергә, яңарырга, заман таләпләренә һәм мәктәптәге буынның рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек булырга тиеш!


Бүгенге көнгә кадәр мәктәпләрдә кулланылып килгән татар әдәбияты дәреслекләре ХХ гасырның 90 нчы елларында төзелгән иде. Бу дәреслекләр үз заманы өчен гаять алдынгы әсбаплар булды. 20 – 25 ел дәвамында без шушы дәреслекләрдән файдаландык. Аларның автор-төзүчеләренә укытучылар да, яшь буын методистлар да рәхмәтле. Чөнки татар әдәбиятын укыту өлкәсендә бүгенге үзгәрешләрне шушы дәреслекләр буыны әзерләде.


Бу дәреслекләр төзелгән заман – үзгәртеп корулар белән бәйле фикри күтәрелеш еллары. Бу чорда татар телен һәм әдәбиятын укыту өч төркемгә бүленде. Татар теленнән аермалы буларак, татар әдәбиятыннан ике: татар мәктәпләрендәге татар һәм рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен дәреслекләр эшләнде. Рус телле балалар төркемнәре өчен татар теле дәреслекләре әдәби текстлар белән баетылды.


Ләкин иң мөһиме шунда: бу еллар – татар мәктәпләре күпләп ачылган, татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүче укучылар арасында татар мәктәпләрендә белем алучыларның күпчелекне тәшкил иткән вакыты. Шуңа күрә дә төп игътибар татар мәктәпләрендә укучылар төркеменә бирелде, әдәбият предметын укытуның төп бурычы итеп әдәбияттан белем бирү, әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерү өчен күнекмәләр формалаштыру куелды. Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен эшләнгән дәреслекләр дә, беркадәр гадиләштереп һәм башкарак характердагы әдәби материалга нигезләнеп булса да, шушы калыпка иярде.


Бүген вазгыять башка: бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә генә тапшырылуы татар мәктәпләренең саны кыскаруга китерде. Хәтта чиста татар районнарында да татар балалары рус мәктәпләрендә белем ала. Һәм ХХ гасыр ахыры белән чагыштырганда укучылар арасында зур күпчелекне рус мәктәпләрендә белем алучы татарлар алып тору инде берәү өчен дә сер түгел. Димәк, татар әдәбияты предметын укытуда шушы факторларны исәпкә алырга кирәклеге, максатларны да шуннан чыгып билгеләү мөһимлеге аермачык.


Элеккеге федераль стандартлар уку-укытуда төбәкара компонент сакланган шартларда әзерләнде, программалар һәм дәреслекләрдә татар әдәбияты предметыннан әдәби материалга таяну үзмаксат итеп куелган иде. Моннан тыш, һәр предметның нигезе һәм умыртка баганасы стандартларда ук билгеләнеп, һәр авторлык программасы үз белем минимумын тәкъдим итә алды. Шуңа күрә дә авторлык программалары һәм дәреслекләр бер-берсеннән тамырдан аерылып тордылар. Укытучы дәреслеккә бәйле иде.


Яңа федераль стандартлар бу тәртипне үзгәртте, мондый тәртиптәге чылбыр хасил булды: ФГОС – үрнәк программа – авторлык программасы – дәреслек, методик кулланма, эш дәфтәре. Бу чылбырда аерым предметны укытуның төп принциплары һәм юнәлешләре федераль стандартта билгеләнә, белем минимумы үрнәк программада бирелә. Мондый чылбыр тезелү аерым предметлардан мәҗбүри белем күләмен бердәм таләпләргә китерә.  Шуңа күрә дә үрнәк программаларда ук һәр предметтан, димәк, татар әдәбияты предметының да эчтәлеге дә, укучы үзләштерергә тиешле әдәби һәм теоретик материал күләме дә, дәрестә эшләү технологиясе һәм күнекмәләр дә, хәтта укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре, укучыларның белеме, эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр дә, мәктәптә укытучыга һәм укучыга тудырылырга тиешле шартлар да билгеләнә.


Шуңа күрә дә мәктәпләрдәге эш программалары турыдан-туры яңа үрнәк программаларга нигезләнеп төзелә ала һәм төзелергә тиеш. Бу очракта бары тик үрнәк программаны белемнәрнең минимумын үз эченә алган документ дип карарга кирәк. Шушы документта күрсәтелгән материаллар – укытучы нинди генә авторлык программасына яки дәреслеккә нигезләнеп укытмасын – үзләштерү өчен мәҗбүри! Үрнәк программадан тыш материалларны сайлап укучыга тәкъдим итүдә укытучыга чикләнмәгән хокуклар бирелә. Һәм укытучы дәреслектәге мәгълүматларны сайлап, үз укучыларына ярашлы итеп, дифференциаль тәкъдим итә алганда гына яңа программалар нәтиҗәле эшләячәк. Димәк, җаваплылык йөге хәзер инде дәреслек авторларыннан – укытучыга күчә. Безгә менә шушы хакыйкатьне аңларга кирәк!


Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №10 (октябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)


Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,
Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зөмәрә хаклы, минемчә. Соңгы саннарда бераз файдалы язмалар булды анысы. Яңа технологияләр, дәреслекләр санында. Рамазанова, Камаева, Вафин шундыйлардан. Камаеваның дәвамын көтәбез. Татар теле бүлеген көчәйтәсе бар. Булмый хәзер болай эшләп. Безгә зу-у-ур таләпләр куела. Рус телчеләре эшли бит. Бик оператив. Әдәбият белән татар теленнән материаллар кадимидән калган. Без журналны алдырабыз икән, өмет итәбез һәр санда яңалык килер дип. Рәхмәт минем язмамны укыганыгыз өчен. Сайтта бирмәсәгез дә. Автор: Fatiha

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ