Логотип Магариф уку
Цитата:

Торак инспекторы буласыгыз килсә...

Һәр авылда, һәр районда лаеклы ялга чыксалар да, әле көч-куәте, дәрт-дәрманы ташып торган, бар җирдә сүзе үтә торган, инициативалы, һәрнәрсәдән хәбәрдар, бик тә актив өлкән абый-апалар бар әле. Татарс...

Һәр авылда, һәр районда лаеклы ялга чыксалар да, әле көч-куәте, дәрт-дәрманы ташып торган, бар җирдә сүзе үтә торган, инициативалы, һәрнәрсәдән хәбәрдар, бик тә актив өлкән абый-апалар бар әле. Татарстандагы торак-коммуналь хужалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле  булдыру үзәге нәкъменә шундый тынгысыз затларны җәмәгать торак инспекторлары сыйфатында үз тирәсенә тупларга җыена.


Һич тә сер түгел: торак-коммуналь хужалыгы өлкьсендәге җитешсезлекләр, чатанлыклар белән һәркайсыбыз әледән-әле очрашып тора: я йорт түшәменнән су ага, я подъездда тәртип юк, я ишегалдында, урамда йөрмәле түгел... Счет-фактуралардагы буталчыкларны әйткән дә юк инде! Торак-коммуналь хуҗалык тармагын контрольдә тотарга тиешле дәүләти органнар бар анысы. Тик һәр җиргә дә аларның үткер күзе җитеп бетми, күрәсең. Ә менә җәмәгать торак инспекторлары дәүләти органнар белән халык арасында арадашчы ролен үтәргә тиешләр дә икән инде. Казанда– шундый 15, ә һәр муниципаль районда берәр торак инспекторы булдырырга исәпләре. Тик алар җәмәгатьчелек тәртибендә, ягъни бушлай эшләргә тиеш була. Әлеге җәмәгать торак инспекторларының төп бурычлары, функцияләре, хокуклары һәм вазифалары нидән гыйбарәт булачак? Аларның хезмәте ничек учетка алыначак? Алардан алынган шикаять, гариза, дәгъваларны карау тәртибе ничегрәк булачак? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә жәмәгать контроле үзәге идарәсе рәисе, Федерация Советы эксперты Михаил Застепа һәм әлеге Үзәкнең башкарма директоры Дмитрий Романов катнашында узган матбугат конференциясендә әлеге сорауларга беркадәр ачыклык кертелде.


Ә инде торак инспекторы булырга теләүчеләргә яисә торак-коммуналь хужалык өлкәсенә кагылышлы сорау-тәкъдимнәрегез  белән Казандагы 236-29-97 телефонына шалтыратуыгыз кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ