Логотип Магариф уку
Цитата:

Төзелеш техникасы Әйшә авылындагы чегәннәр җәмгыятенә караган йортларны сүтүгә кереште

Яшел Үзән районының Әйшә авылында төзелеш техникасы чегәннәр җәмгыятенә караган йортларны сүтүгә кереште. Бүген төзелешне ирекле рәвештә сүтүгә бирелгән вакыт чыга. «Татар-информ» мәгълүмат агент...

Яшел Үзән районының Әйшә авылында төзелеш техникасы чегәннәр җәмгыятенә караган йортларны сүтүгә кереште. Бүген төзелешне ирекле рәвештә сүтүгә бирелгән вакыт чыга.
 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, мартта Яшел Үзәндә суд төзелешне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм санитар нормалар үтәлмәү сәбәпле, шулай ук төзелешкә рөхсәт алынмаганга күрә канунсыз дип тапкан. Судка Әйшә авылы җирле үзидарәсенең башкарма комитеты 17 йортны сүтү турында мөрәҗәгать иткән. Бары тик өч кенә йорт кагыйдәләр буенча һәм барлык рөхсәтне алып төзелгән булган.

Ул вакытта табор вәкилләре аларга авылда җир бүлеп бирелмәүләре турында белдергән. Алар сүзләренчә, әгәр дә җир булса, барлык нормативларга туры китереп эшләрләр иде. Әмма суд дәгъва белдерүче ягында калып, төзелешне канунсыз дип тапкан, хуҗалар хисабына йортларны сүтәргә кушкан. 1 авугстта йорт хуҗалары йортларны сүтүгә керешәкән. Әмма ирекле рәвештә сүтүгә бирелгән вакыт бүген чыга, шуңа күрә урынга махсус техника җибәрелгән.

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ