Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов Халыкара укытучы көне белән котлый

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры  Энгель Фәттахов Халыкара укытучы көне белән котлый.Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!Бездә зур бәйрәм – Укытучылар көне. Республикабызд...

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры  Энгель Фәттахов Халыкара укытучы көне белән котлый.


Хөрмәтле укытучылар, хезмәт ветераннары!


Бездә зур бәйрәм – Укытучылар көне. Республикабызда яшәүчеләрнең өчтән бере – тугыз меңнән артык кеше – мәгариф белән бәйле. Бу үзе бер гаскәргә тиң.


Сезгә – белем дөньясына юл күрсәтүчеләргә - булган ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Беренче укытучы турында истәлекләр һәрчак иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора. Үзлектән фикерләргә, мөстәкыйль булырга өйрәткән, сәләтләребезне ачырга ярдәм иткән укытучыларыбызны без гомер буе истә тотабыз. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, хәтта җәмгыять үзе дә, укытучыларыбыз, Сездән башлана.


Җылы сүзләрне хезмәт ветераннарыбызга әйтәсе килә. Үз һөнәрегезгә тугры булып калуыгыз, балаларга карата игътибарлы һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Рәхмәт, Сезгә, булганыгыз өчен!


Бүгенге көндә мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә, укытучыларыбыз заманча шартларда, алдынгы дөньякүләм технологияләр буенча эшли, чит илләрдә укып тәҗрибә туплау мөмкинлекләренә ия. Бу бик җаваплы һәм безгә югары таләпләр куя. Без, һичшиксез, ирешкән уңышларыбыз белән горурлана алабыз.


Быел дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча республика мәктәпләреннән 122 чыгарылыш укучысы йөз балл җыйды, аларның 2се ике фәннән дә имтиханнарын  иң югары баллга тапшырды.   Укучыларыбыздан торган команда - икенче ел рәттән  мәктәп укучыларының Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урында. Казан шәһәрендә урнашкан 122 нче гимназиядән ике укучыбыз беренче мәртәбә 55 нче Халыкара математика олимпиадасында алтын һәм көмеш медальләр яулады. Әлеге җиңүләрдә укытучыларыбызның өлеше бик зур. Бары тик сәләтле укытучы гына сәләтле укучы тәрбияли ала. Без республикабыз мәктәпләрендәге укытучылар коллективы ирешкән уңышлар белән горурланабыз. Быел безнең 25 белем бирү оешмасы Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингына керде.


Мин иң зур җиңүләребезнең әле алда булачагына чын күңелдән ышанам! Сезгә эшегезгә карата булган кызыксынуны беркайчан да югалтмавыгызны һәм һәрчак эзләнүдә булуыгызны телим. Мәгариф һәм фән министрлыгы безнең укытучыларга хас булган яңалыкка, алдынгылыкка әзер булу, һөнәри үсеш һәм камиллеккә омтылуга ышана.


Сез киң күңелле, ярдәмчел, укучылар белән уртак тел таба беләсез. Мәктәптә үткән һәр көн Сезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен иде. Бәйрәм белән!


Уважаемые педагоги, дорогие наши ветераны!


Сегодня  у нас большой праздник – День учителя.  С образованием в республике связана треть населения - более девятисот тысяч человек – это  огромная армия.


Не просто подобрать слова, которые могут выразить всю глубину уважения к Вам - людям, которые открывают мир знаний.  Светлый образ первого учителя всегда стоит в одном ряду с самыми близкими людьми. Всю свою жизнь мы помним тех, кто научил нас самостоятельно мыслить, принимать решения, помог раскрыть наши таланты. И сегодня все начинается с Вас - учителей. И уроки, и школа, и ученик, да и само общество.


Особые теплые слова я хочу сказать в адрес наших ветеранов. Спасибо Вам за верность профессии, за чуткость, внимательность и восприимчивость к интересам детей! Спасибо за то, что Вы у нас есть!


Сегодня развитию образования уделяется огромное внимание, благодаря чему наши учителя работают в современных условиях, по передовым мировым технологиям, имеют возможность стажировок за рубежом. Это очень ответственно и предъявляет к нам  высокие требования. И мы по праву можем гордиться своими достижениями.


В этом году на государственной итоговой аттестации 122 выпускника школ республики достигли стобалльных результатов, причем 2 из них - сразу по двум предметам. Команда наших школьников второй год подряд удерживает третье место в России по количеству победителей и призеров Всероссийской предметной олимпиады школьников. Впервые сразу два наших учащихся гимназии № 122 г. Казани  завоевали золотую и серебряные медали на 55 Международной математической олимпиаде. В этих победах значительная роль отводится нашим учителям. Ведь только талантливый педагог может воспитать талантливого ученика. Мы гордимся достижениями педагогических коллективов школ республики. В этом году 25 наших образовательных организаций  вошли в рейтинг лучших школ России.


Уверен, что самые большие победы у нас еще впереди! Я желаю Вам никогда не терять интереса к своей работе и находиться в постоянном поиске. Министерство образования и науки верит в присущую нашим учителям  открытость к новому, передовому, стремление к профессиональному развитию и совершенствованию.


У Вас добрые, отзывчивые сердца, Вы умеете найти общий язык с учениками. Пусть каждый день, проведенный в школе, приносит Вам радость.


С праздником!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ