Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне белән котлады

Кадерле балалар! Хөрмәтле өлкәннәр һәм хезмәттәшләребез!1 июнь – ул җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның иң кояшлы бәйрәме - Балаларны халыкара яклау көне. Балачак – иң бәхетле һәм бер мәш...

Кадерле балалар! Хөрмәтле өлкәннәр һәм хезмәттәшләребез!

1 июнь – ул җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның иң кояшлы бәйрәме - Балаларны халыкара яклау көне. Балачак – иң бәхетле һәм бер мәшәкатьсез вакыт, ул күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, ата-аналардан тора. Аларның яратуыннан, кайгыртуыннан һәм назыннан башка чын кеше тәрбияләп булмый. Бүген мин тәрбиягә бала алып үстергән һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә бик рәхмәтлемен. Сез балалар үзләрен бәхетле итеп тойсын, мәхәббәт һәм кайгырту белән өретелгән булсын, сәләтләре ачылсын өчен, барысын да эшлисез. Сезнең белән бергә балаларыбыз гадел булуда һәм игелек кылуда беренче дәресләрен ала, фән офыкларын ача һәм гаҗәеп белем дөньясын өйрәнә.


Үзләрен балаларга багышлаган бөтен кешеләргә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет телим! Сез алып барган эш аркасында, республикада белем бирү аякта нык басып тора, алдынгы үрләрне яулый. Ә укучылар бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда, төрле спорт һәм иҗади бәйгеләрдә яңа җиңүләр һәм уңышлар белән шатландыра. Балаларыбыз бик сәләтле. Алар сәламәт һәм бәхетле булып үссен!


Бүген балаларның көтеп алынган каникулы башлана. Бу җәйдә укуда, иҗатта, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән  һәм балалар хәрәкәтендә актив булган балалар 15 республикакүләм профиль сменада һәм лагерь-мәктәпләрдә ял итә һәм иҗат потенциалын үстерә алачак. Әлеге сменаларны уздыру өчен, министрлык һәм ведомстволарның иң яхшы белгечләре, ТР югары уку йортларының профессорлары һәм укытучылары җәлеп ителә.


Балалар! Мин сезнең яхшылап ял итүегезне һәм җәйге көннәргә шатлануыгызны телим. Каникул вакытында һәркайсыгыз үзенә кызыклы булган шөгыль табар, файдалы итеп ял итәр, укуда һәм иҗатта яңа казанышларга ирешү өчен көч туплар дип ышанып калам.


Бәйрәм белән!


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ