Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР мәгариф һәм фән министры Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый.Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!Чираттагы  уку ел...

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый.


Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!


Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!


Чираттагы  уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Республикабызның  17 меңнән артык укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлыячак. Сезнең һәрберегез алдында беренче җаваплы адым – үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора.


Сайлаган юлыгызның ныклап уйланылган булуын телим. Үзегезгә ышаныгыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатыгызга ныклы адымнар белән атлагыз. Сез яшь,  яңа идеяләргә һәм аларны тормышка ашыру өчен көч һәм энергиягә бай.


Алда – дәүләт имтиханнары. Бөтен көчегезне куеп имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең мәктәптә ирешкән уңышларыгыз һичшиксез укытучыларыгызның тырышлыгы. Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен сезгә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклелек сыйфатларына – игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә  өйрәтүче  укытучыларга җиткерәсем килә.  Сезнең риясыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республикабызда белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Киләчәктә укучыларыгызның уңышлары Татарстаныбызга гына түгел, чит җирләргә дә танылачагына һичшиксез ышанам!


Хөрмәтле әти-әниләр, уку елы дәвамында сезнең  балаларыгыз янында булуыгызны, һәрчак ярдәм итеп торуыгызны беләм. Алар сезнең өметне акласын, бәхетле булсыннар иде.


Бу көннәрдә Казанда, инде менә икенче ел рәттән,  WorldSkills Russia-2015 III Милли чемпионаты уза.  Анда булу мөмкинлеген файдаланып, югары технологияләргә корылган эшче һөнәрләрнең ни дәрәҗәдә кирәклеген күргәнсез дип уйлыйм. Әлеге чемпионатта катнашу сезнең өчен һөнәр сайлауда яңа мөмкинлекләр ачсын дигән теләктә калам.


Уку елы тәмамлана. Укучылар, һәммәгезгә дә җәй айларын күңелле генә түгел, ә файдалы итеп уздыруыгызны телим. Тормышта нинди генә юнәлеш сайласагыз да, беркайчан да битарафлыкка юл куймыйча, һәрнәрсәгә җитди якын килүче актив яшьләр булып, республикабызга тырышып хезмәт итәрсез дип ышанам.


Сезгә киләчәктә  уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телим!


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –


Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры                               Э.Н. Фәттахов


Дорогие выпускники!


Уважаемые педагоги и родители!


Вот и подошел к концу очередной учебный год. Для кого-то он был насыщенным, для кого-то трудным, для кого-то незабываемым. Для более 17 тысяч татарстанских ребят сегодня в последний раз прозвенит школьный звонок. Каждому из вас предстоит сделать свой первый ответственный шаг – определить собственный профессиональный путь.


Желаю, чтобы ваш выбор был осознанным – верьте в себя, учитесь преодолевать трудности и твердо идите к намеченной цели. Вы молоды, у вас множество новых идей, масса сил и энергии для их реализации.


Впереди  - государственные экзамены.  Думаю, вы приложите максимум усилий  и достойно с ними справитесь. Своими школьными успехами мы во многом обязаны педагогам. И я хочу выразить слова особой признательности нашим учителям, которые помогали постигать знания, учили важнейшим человеческим ценностям – добру, поддержке, дружбе и справедливости. Благодаря вашему бескорыстному и самоотверженному труду мы по праву можем гордиться высоким уровнем и качеством образования в республике. Уверен, в будущем ваши ученики принесут славу родному Татарстану и будут известны далеко за его пределами!


Уважаемые родители, знаю, что весь учебный год вы были рядом со своими детьми и поддерживали их.  Пусть они оправдают ваши надежды,  будут счастливыми и успешными.


В эти дни в Казани, вот уже второй год подряд,  проходил III Национальный чемпионат WorldSkills Russia-2015. Я думаю,  вы не упустили возможность побывать там и воочию убедиться насколько сегодня высокотехнологичны и востребованы рабочие специальности.  Уверен, что участие в  Чемпионате даст вам  новые возможности для выбора карьеры.


Учебный год завершается. У всех школьников впереди – целое лето. Желаю провести его не только весело, но и полезно. Будьте любознательными и никогда не переставайте учиться.


Удачи вам и веры в свои силы!


Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан-


министр образования и науки Республики Татарстан                             Э.Н.  Фаттахов


Справочно: В 2015 году в Республике Татарстан 11 классов заканчивают  17 522 человек,    из них в Казани - 5 307 человек (для сравнения, в 2014 году – 20 415, из них в Казани  -6 000), 9-ые классы- 34 225, из них в Казани-  9 188 (в 2014 году – 36 019, из них в Казани – 9 614 чел.).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ