ТР Президенты Мирза Мәхмүтов премиясен Тәтеш районы укытучысына тапшырды
Мирза Мәхмүтов ис. премиянең беренче иясе билгеле булды.Бу минутларда Казандагы С.Сәйдәшев ис. концертлар залында Рөстәм Миңнеханов татар мәгърифәтчесе исемен йөртүче мәртәбәле премияне Юрий Мышевка т...
Мирза Мәхмүтов ис. премиянең беренче иясе билгеле булды.
Бу минутларда Казандагы С.Сәйдәшев ис. концертлар залында Рөстәм Миңнеханов татар мәгърифәтчесе исемен йөртүче мәртәбәле премияне Юрий Мышевка тапшырды. Юрий Владимирович Тәтеш районының беренче номерлы урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта.
Мирза Мәхмүтов исемендәге премиясе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан узган елның декабрь ае азагында гамәлгә куелган иде.
Премиягә лаек булган затларга «М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеме, акчалата бүләк, диплом, һәм мактау билгесе тапшырыла.
Комментарийлар