Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге лагерь сайлыйбыз

Кояш карый башлау белән балаларның күңеле күбрәк урамга тартыла, тиздән каникул җитә дигән шатлыклы уй кәефне күтәрә. Җәйге ялга планнар күптөрле, шул исәптән әти-әниләр балаларына туры килердәй, шул...

Кояш карый башлау белән балаларның күңеле күбрәк урамга тартыла, тиздән каникул җитә дигән шатлыклы уй кәефне күтәрә. Җәйге ялга планнар күптөрле, шул исәптән әти-әниләр балаларына туры килердәй, шул ук вакытта кесәгә дә нык сукмаучы лагерьларны барлый башлагандыр. Баланың кызыксынуына, сәләтенә, әти-әниләрнең финанс мөмкинлекләренә күрә, сайлап алып мөмкинлеге зур анысы. Ә без бүген бушлай яисә ташламалы рәвештә лагерьларда ял итү мөмкинлекләрен, бюджет вариантларны барларга булдык. Бу хакта безгә «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялларын һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча республика үзәге директоры Раил Шамил улы Муратшин сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елның 31 мартында кабул ителгән 191нче номерлы карар буенча, республикабызда бушлай яки ташлама белән балалар лагерына юллама алуның берничә ысулы бар.
Беренчедән, мәктәп янындагы хезмәт лагерьлары. Эш графигы көндезге режим буенча, дәвамлылыгы – 18 көн. Әлеге бушлай лагерьлар мәктәп укучыларына укыган җирләреннән тәкъдим ителә.
Икенчедән, шәһәр-районнан тыш урнашкан профильле лагерьларга 85% лы ташлама белән юллама алып була. Моның өчен баланың төрле өлкәдәге казанышларын раслаган портфолио туплау шарт.
Өченчедән, шәһәр-районнардан тыш урнашкан лагерьларга баланың әти-әнисенең эш урыны аркылы юллама алу. Ташламаның күләме Дәүләт оешмасында хезмәт куючыларга – 85%, ә коммерция системасында эшләгәннәргә 42,5% тәшкил итә.
Шулай ук республика күләмендә, социаль программалар аша төрле лагерларга бушлай юллама алырга була. Ул кемнәргә бирелә соң:
- социаль яклау оешмаларында гаилә хәле буенча исәптә торучы гаиләләр өчен;
- приютта тәрбияләнгән ятим балаларга;
- 1998 елның 24 июлендә «Балаларның хокукын яклау» буенча кабул ителгән 124 нче Федераль карар нигезендә, авыр хәлдә булган барлык категория балаларга.
Шулай ук, гарип сабыйлар сәламәтләндерү санаторийларында 24 көн бушлай тернәкләнү уза ала.
Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы карамагында эшләүче «Лето» үзәгенә мөрәҗәгать итеп була.
Республикабызда балалар ялын оештыру буенча кайнар телефон элемтәсе дә хезмәт күрсәтә: 8(843) 293-12-91
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ