Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзенчәлекле тамашачыны тифлопремьералар көтә

Агачлардагы яфракларга сарылык иңә башлау белән, республика театрлары көзге сезонын ачарга кереште, театрлар ачылу белән бергә, үзенчәлекле ихтыяҗга ия тамашачылар өчен спектакльләр күрсәтү вакыты да...

Агачлардагы яфракларга сарылык иңә башлау белән, республика театрлары көзге сезонын ачарга кереште, театрлар ачылу белән бергә, үзенчәлекле ихтыяҗга ия тамашачылар өчен спектакльләр күрсәтү вакыты да башланып китте.
10нчы сентябрьдән Казанда «Хәерле гамәлләр көне» Хәйриячелек фондының һәм Казан яшь тамашачылар театрының «Чикләре булмаган театр» проекты кысаларында спектакльләр күрсәтү башланды. Инде бәләкәй тамашачыларга «Нәни принц» әсәре һәм «Оскар һәм роза ханым» спектакленең тифлопремьерасы күрсәтелде.
19нчы сентябрьдән Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйриячелек фонды ярдәме белән, “Үзенчәлекле караш” программасы кысаларында тифлокомментарияле театр күрсәтү сезоны ачылды.
Быелгы чорда тәкъдим ителгән тифлокомментарияле спектакльләр арасында тамашачыларга таныш әсәрләр дә, беренче тапкыр күрсәтеләчәк премьералар да булачак. Төгәлрәк әйткәндә, тамашачыны барлыгы ун спектакль көтә. Казанда шулай ук «Үзенчәлекле карашW фестивалендә җиңгән “Одиссея 2К19” спектакле гастрольләре үтәчәк. Көз азагында – 2020нче елның ноябрендә, Казанда Идел буе федераль округының социаль театры эшлеклеләрен берләштергән «Үзенчәлекле караш. Регионнар» форум-фестивале узуы да көтелә.
Үзенчәлекле тамашачылар өчен театр сезонының яңалыклары һәм иҗат планнары белән Республика күрмәүчеләр һәм зәгыйфь күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең оештыру-методика һәм библиография бүлеге мөдире, тифлокомментатор, Алишер Усманов фонды карамагындагы «Үзенчәлекле караш”программасының Татарстандагы «Россия театрларында тифлокомментарияләштерү» юнәлеше кураторы Гөлүсә Закирова уртаклашты.
«Россия театрларында тифлокомментарияләштерү» проекты «Сәнгать, фән һәм спорт» фондының «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә 2018нче елда Россиядә беренче тапкыр милли телдә тифлокомментарияле спектакль куелды, системалы булышлык белән, ике ел дәвамында тифлокомментарияле спектакльләр күрсәтелә. Быелдан башлап, Казан шәһәренең 3 театры
Республиканың күрмәүчеләр һәм зәгыйфь күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән бергә, күрү буенча инвалид тамашачыларга тамаша карау өчен мөмкинлек тудырырга әзерләнә. «Чикләре булмаган театр» проектын ТР Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың күрмәүчеләр һәм зәгыйфь күрүчеләр өчен махсус киапханәсе ярдәме белән, «Хәерле гамәлләр көне» Хәйриячелек фонды һәм Казан яшь тамашачылар театры оештырды.
Әлеге проект кысаларында театр куелышлары тифлокомментарияләр һәм сурдотәрҗемәләр белән үрелеп бара, шуның нәтиҗәсендә, күрү һәм ишетү мөмкинлекләре бозылган тамашачыларга уңайлыклар тудырыла. Тифлокомментатор колакчын аша сәхнәдә күргәннәрне тасвирлап бара, сурдотәрҗемәче исә ишарә теле ярдәмендә спектакльне «ишетергә» ярдәм итә.
Ел азагына кадәр ТЮЗ репертуарыннан тагын 2 яңа тамаша үз тамашачылары өчен карарага җайлаштырылачак. Шулай итеп, инде 6 спектакльне барлык театр сөючеләргә карау мөмкин булачак. Әлеге проектны тормышка ашыруда Татарстанның Икътисад, Мәдәният министрлыклары, Татарстанның күрмәүчеләр һәм зәгыйфь күрүчеләр өчен махсус китапханәсе булышлык итә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ