Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр Казан кешесенең үзенең Казаны бар

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты Казан тарихына багышланган видеоролик әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында институтның дисциплинаара тикшеренүләр бүл...

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты Казан тарихына багышланган видеоролик әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында институтның дисциплинаара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сөйләде. 
“Һәр Казан кешесенең үзенең Казаны бар, – диде ул. – Шәһәр елдан-ел үзгәрә, яңа төсмерләр ала. 20 ел элек монда укып киткән кешеләр бүген аны бөтенләй танымаска да мөмкин. Әлеге ролик белән без Казанның 1000 еллык бай тарихын күрсәтергә тырыштык.”
Матбугат чарасы башланыр алдыннан видеоролик журналистларга күрсәтелде. Ролик җиде минутка якын гына бара. Аны ясаучылар шул кыска вакытка чыннан да бик күп мәгълүмат сыйдырганнар. Бәхтияр Измайлов әйтеп үткәнчә анда күпләр, бигрәк тә яшь буын белеп бетермәгән кызыклы фактлар да бар. Мәсәлән, Казанда яшәгән Николай Фешинның картинасы 11 млн долларга сатылуы. Яки киресенчә, күпләр чынбарлык дип йөргән мифларның уйдырма икәне, шул ук Сөембикә манарасы турындагысы...
Тарих институтының мультимедиа проектлары продюсеры Зилә Тямаева видеороликның нигә шулай кыска булуын аңлатып үтте: “Замана кешеләре видеоны хәзер 7 минуттан да артык карап тормый, без дә заманадан калышмаска булдык”, – диде ул.
Видеороликның авторлары аңлатуынча бу иҗат эше, беренче чиратта, чит ил кешеләренә, туристларга юнәлтелгән. Әлбәттә, әлеге фәнни-популяр анимацион роликны карагач бәхәсле фикерләр дә туачак. Иван Грозныйның кәрәзле телефоннан сөйләшә-сөйләшә Казанны алуы... Һәммәсенең мемнар белән тасвирлануы...

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ