Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңүгә багышланган видеоязмалар көтәбез

 Бүген нинди көн икәнен беләсезме? Әйе-әйе, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына нәкъ бер ай вакыт калып бара. Шул уңайдан, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе «Җиңү таңы» дип аталган флешмоб и...

 Бүген нинди көн икәнен беләсезме? Әйе-әйе, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына нәкъ бер ай вакыт калып бара. Шул уңайдан, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе «Җиңү таңы» дип аталган флешмоб игълан итә. Анда катнашу кагыйдәләре бик гади: Җиңү көненә багышланган, сугыш чорын тасвирлаган шигырь я җыр башкаруыгызны видеога төшереп, «Җиңү таңы» тамгасы белән 5 майга кадәр gaila-mektep@mail.ru адресына юлларга кирәк. Шул ук видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырган очракта #гаиләһәммәктәп #мәгариф #җиңүтаңы хэштегларын да кулланырга онытмагыз.
Сездән килгән сәлам-күчтәнәчләрне бер ай дәвамында magarif-uku.ru сайтында урнаштыра барачакбыз. Җиңү көне алдыннан безгә тынычлык һәм якты киләчәк бүләк иткән әби-бабайларыбызга нәни оныкчыкларының олы хөрмәтен тою бик күңелле булыр дип ышанабыз.
Акциядә катнашкан һәркемгә электрон почта аша Катнашучы сертификаты юлланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ