Логотип Магариф уку
Цитата:

Җитәкчеләр белән халык  бер-берсенә тәңгәл килә

Татарстанның сайлау участокларында  халык  тарафыннан башкарылган бөек миссиянең иң кызган мизгелләре барган минутларда республика медиа үзәгендә Россиянең иң популяр политологларының берсе,  Сәяси ко...

Татарстанның сайлау участокларында  халык  тарафыннан башкарылган бөек миссиянең иң кызган мизгелләре барган минутларда республика медиа үзәгендә Россиянең иң популяр политологларының берсе,  Сәяси конъюктура үзәге директоры Алексей Чесноков  белән ведеоконференция узды.
Сайлаулар барышына берникадәр нәтиҗә ясап,  сәясмән Татарстан хакимиятенең республикадагы барлык төр проблемаларны элекке  еллар белән чагыштырганда тагын да ачыграк,  тизрәк хәл итүе белән аерылып торуын  күрсәтеп узды.

-Әйе, Татарстан җитәкчеләре коронавирус чиренә каршы Россиянең барлык төбәкләренә караганда бердәм һәм оешкан төстә күтәрелде, - диде ул сүзләренә мисал китереп. – Нәтиҗәдә, биредә әлеге афәтне ияртүчеләр азрак, аның тырнагыннан котылучылар күбрәк булды. Әмма бу сыйфаты аның ил буенча бердәнбер түгел. Һәм, шундый бердәнбер булган очракта, халык аны хөрмәт тә итмәс иде. Халык хөкүмәт җитәкчеләренең һәр гамәлен, кем әйтмешли, “мыегына чорнап бара”, аның халык өчен башкарган бөтен хезмәтен күрә. Сатира теле белән әйткәндә, Татарстан негатив хәбәрләрнең аз булуы белән   безгә “кызык” регион түгел. Безнең сәяси үзәккә җитешсезлекләре күбрәк булган төбәк “тәмлерәк”. Татарстанда мәгълүмат фоны Россия буенча   югары дәрәҗәдә оештырылганлыктан,  без Татарстанда өч көн дәвамында барган сайлауларда  электрон тавыш бирүләр дә оештырылыр дип көткән идек. Әмма, ни аяныч, ул булмады.   Сайлаулардагы яңалык аның өч көн дәвам итүе иде. Моны мин җитәкчеләрнең дә, Татарстан халкының да зур җиңүе дип саныйм.


                                        Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ