Үлемсез Җәлилчеләр

Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алганда һәм аның тугрылыклы 10 кардәш көрәштәшен искә алганда, күңелдә, горурлык хисләре белән бергә, юксынулы, сагышлы, әрнүле тойгыларда кузгала. Тиңдәшсез кыюлык, ныклык, батырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән асыл ир-егетләрнең җидесенә — Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровка 30 да тулмаган, ә Фоат Булатов, Абдулла Алиш, Гариф Шабаев, Муса Җәлилгә нибары 30-38 яшьләр генә була. Җәлилчеләр язмышы белән күбрәк танышу өчен, Сезгә Михаил Черепановның «Әсирлеккә кадәр орден бирелгән Әхәт Атнашев», Хәнәфи Бәдигыйның «Йә сугыш син яклап хаклыкны, йә сайла кызганыч коллыкны», «Җәлилнең якын дусты» язмаларының аудиовариантын тыңларга тәкьдим итәбез. Укый — Фоат Галимуллин.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.