Үлемсез батальон солдаты

Әтием Гарифулла Нигъмәтҗанов Биектау районының Абсабаш авылында туып үскән, дөньяның Ходай тарафыннан бирелгән гомерен мәгънәле итеп кичкән кешесе иде. Сугышка чакыру кәгазе аңа Бөек Ватан сугышы башланган көнне, 22 июньдә үк тапшырыла. Бу хакта әтинең 1944нче елда сугышта яралану     сәбәпле бирелгән демобилизация кенәгәсендә язылган. 23нче июньдә әти ул чакта район үзәге булган Дөбъязда медкомиссия уза һәм тәгаенләнгән командасы белән Мари ягындагы яманаты белән бөтен илгә даны чыккан    Суслонгер хәрби әзерлек лагерена җибәрелә.    Монда 31нче укчы бригада өчен һәр ярты ел дәвамында кече командирлар —  кече лейтенантлар әзерләнергә тиеш була. Әтиләр килгәндә лагерь солдатлар кабул итәргә төзелеп бетмәгән була әле. Ул  бары тик 1нче сентябрьдә генә файдалануга тапшырыла.

-Без кеше аларынып сөйли торган андый шәрә ачлык күрергә өлгермәдек, — дип сөйләгәне истә калган әтинең. – Солдат аша кайда да бер инде. Әллә    бер ай эчендә безнең төркемне тиз генә тотып өйрәткәннән соң, Ленинградны сакларга җибәрергә тиеш булгангамы. Мине 96нчы аерым инженер-сапер батальонына  кече сержант итеп билгеләделәр. Безне командирлар     сугыш кырына   мина куярга, аны минадан тазартырга, дотлар, дзотлар төзәргә, күперләр сугарга, аларны шартлатырга һәм, әлбәттә, мылтыктан атарга, граната ыргытырга     өйрәттеләр.  Әзерлек иртә таңнан башланып, урманга салкын төшкәнче бара иде.

Әти, бәлки, Суслонгер ачлыгын да күргән булыр иде. Солдатлар бетли башлагач, ул командирына  мунча салырга теләге барлыгын белдерә. Рөхсәт алгач, берничә коралдашы белән ике көндә мунча салып куя алар. Шундый осталыгы барлыгын белгәннән соң, аны батальон командиры үзенә чакырта.

…Әтинең сөйләгәнен сүзен-сүзгә хәтерлим.

-Командир – урыс кешесе —  тонык кына ут янган бер нәни бүлмәдә утыра иде, — дигән иде ул. — Килүемне белдереп рапорт биргәч, ул миңа күтәрелеп карады да: “Ну что, Гарифулла, воевать будем?” – дип бер генә сорау бирде. “Будем!” – дип җавап бирдем. Ул миңа иртәгесен юлга кузгаласын җиткерде.

…1941нче елның 2нче августында алар баржа белән  Ладога күлен кичеп чыга. Фашистлар Ленинградны блокадага алырга 37 көн калган була — ул тимер боҗрага 8нче сентябрьдә алына. Шулай да  баржа өстеннән түбәннән генә һавага ачы керосин исе таратып, солдатлар йөрәгенә сугыш уты салып, немецларның разведка самолеты очып уза.

Әтине сугышның беренче көннәреннән үк Ленинградны якларга  сугышка әзерлексез солдатлар туплануы гаҗәпләндерә. Аларның кайсылары мылтыкны беренче тапкыр күрә, кайсылары аяк чугын да бәйләп кия белми. Кыш җитүгә, ашарга  җитмәве сиздерә башлый. Алай  гынамы — атарга – мылтык йә патрон, өскә кияргә җылы кием  булмый. Әллә диверсия,  әллә корал заводында эшләүче хәлсез сабыйлар кулы – корал әрҗәләренең кайберләрендә автомат урынына металл йомычкасы тутырылганлыгы да беленә. Шунысына гына сәерсенәм: солдатларның ни сәбәпле ашарларына булмый? Тылда бу вакытта авыл халкы көне-төне фронт өчен эшли.  Кырыс законнар күзәтүендә, дәүләткә икмәк, ит, сөт, йомырка һәм башка заданиеләр тапшырыла. Алар кая киткән соң? 1942нче елның 11 июнендә,  үзара килешүе нигезендә, Америка СССРга ленд-лиз буенча  хәрби ярдәм күрсәтә башлый. Фронтка ерак Америкадан хәрби техника, азык-төлек, кием-салым, медикаментлар, кораллар агыла башлый һәм ул 1945нче елның июненә кадәр дәвам итә..

Әтинең гомере буе Кроншта́дт диңгезчеләренә хөрмәте зур булды. Алар батальоны Ленинградны Фин култы ягыннан саклый. Бервакыт фашистларның бик зур көче Финляндия ягындагы биеклектән үзәндә урнашкан безнең солдатларны бөтен төр коралдан утка тота башлый. Кызылармиячеләргә баш күтәрергә дә ирек бирми. Күзалдынды йөзәрләгән солдатларның гомерләре киселә. Шунда безнең элемтәчеләр Кранштад диңгезчеләреннән ярдәм сорый, аларга дошманның ут нокталары урнашкан координациясен  җиткерә. Диңгезчеләр санаулы минутларда фашистларның көлен күккә очыра.

Әтием, батыр солдат Гарифулла Нигъмәтҗанов, заманына күрә укымышлы кеше дә була . Казандагы “Касимия” мәдрәсәсендә укый. Бу хакта белгән  командование аны батальонда политагитатаор итеп билгели. Әти казах, үзбәк, таҗик солдатларының өйләренә хатлар яза, өйдән килгән хатларын укып бирә. Беркөнне политрук әтигә партиягә керүне бурыч итеп куя һәм кулына пари уставын тапшыра. Әмма әтиебез Коммунистлар партиясенә керүдән баш тарта. Партиягә керүне Аллаһы Тәгаләгә хыянәт итү дип кабул итә.

-Ә командирларыңа нәрсә дип җавап бирдең? Сугышта партиягә кабул итү бик җитди куелгандыр бит,  – дип сораган идем мин әтиемнән шул чакта.

Әти мыек астыннан гына елмайды.

— Аз гына хәйләгә бардым, — диде ул.  “Уставны укып чыктым. Үзеңне андагыча тоту өчен изге булырга кирәк, миңа бу сафта булырга иртәрәк әле ”, – дип җавап бирдем. Артык бәйләнеп тормадылар. Батальонда абруем зур иде. Мине казах-үзбәк егетләре “Әкә” дип кенә атап йөртте. “Әкә, безнең сугыштан исән-сау чыгуыбызны сорап дога кыл әле,” – дип киләләр иде алар минем яныма. Югыйсә, сугышка бергә керәбез инде.

Әтием сугышта бик зур батырлыклар күрсәтә. Ул командирларына күптапкырлар дошман уйламаган-көтмәгән якта мина кырлары төзәргә тәкъдим  итә. Тапкырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул иң беренче сугышчан бүләге – “Батырлык өчен” медале белән зурлана.  Заманында атаклы Батырша газап чиккән Шлиссельбурга кирмәнен фашистлардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен иң бөек солдат ордены — III дәрәҗә сугышчан “Дан” ордены белән бүләкләнә. Ә II дәрәҗәле шул ук “Дан” ордены белән аны фашистлар корган мина кырын чистартуны югалтуларсыз оештырган өчен бүләклиләр. Әти бу вакытта отделение командиры була.

Безгә каршы немецлар белән бергә финнар да сугыша. Аларны әти бик тә төз атучы, мәргән халык дип сөйли иде.  Безнең разведчикларның хәрби задание белән урманга кереп юкка чыгуларыннан әйтә иде ул аны. Аларны агач башларына урнашкан фин “күкеләре” – снайперлар шулай чүпләп утырган.

Бервакыт лазаретка әсир төшкән яралы фин солдатын алып киләләр. Әмма теге әсир безнең докторны шул хәтле дошман күрә ки, хәтта ярдәм итәргә сузылган кулын тешләп ала. Безнең врач та аптырап калмый – дошман солдатын шундук пистолетын чыгарып атып үтерә.

-Мин бу минутта үзебезнең табиб яклы булдым, дип сөйләгән иде  әлеге хәл турында әти. – Әсирне үтергән өчен особистлар врачны хөкемгә тартырга да теләгәннәр иде. Янәсе, бик тә кирәкле “тел”не юк иткән. “Аның шул кулы белән күпме солдатларны дәвалыйсы бар,” – дип кычкырдым мин шулчак НКВДышникларга. Табибка да, аны яклаган миңа да кагылучы булмады. Кайсы вакытта юк кына сүз дә кеше язмышын хәл итә.

Әти сугышта өч тапкыр яралана. Саперлар арасында: “Саперлар бер генә ялгыша,”- дигән гыйбарә бар. Ике тапкыр яраланып, госпитальгә эләккәннән соң, палатадашлары аңа (ә алар диңгез авиациясе очучылары була): “Сиңа, Гариф, өченчесендә нәрсәдер була, син болай да саперлар тәртибен бозгансың,” – дип шаярталар. Чынлап та, өченче тапкырында әти бик каты яралана. Мина ярчыгы аның башын яралый, бер күзен югалта. Шулай итеп, әти хәрби хастаханәдә 4 ай дәваланып чыга.  1944нче  елның 27нче гыйнварында Ленинградның бәйрәм салютлары белән фашистлар блокадасы өзелүен бәйрәм иткәнен күрү насыйп була аңа. Ленин шәһәрен саклаганда күрсәткән батырлыклары өчен ул “Ленинградны саклаган өчен” медале  белән бүләкләнә.  “Ватан хакына кан түккән өчен”, — дип язылган бүләкләү кенәгәсе миндә әле дә саклана.Туган авылы Абсабашка 1944нче елның маенда гына кайтып җитәргә насыйп була аңа. Оныгы, генерал-майор Линар Нигъмәтҗанов легендар солдат бабасы Гарифулла Нигъмәтҗановның данлы эшен хәзер дә дәвам иттерә. Ватанның иминлеген саклый.

                                                    Ирек Нигъмәти

 

 

Добавить комментарий