Логотип Магариф уку
Цитата:

Үз кулларыбыз белән үзгәрттек

“Татар-информ”ның матбугат залында РФ Конституциясенә төзәтмәләр  кертү буенча үткәрелгән Гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләренә  багышланган пресс-конференция узды.  Анда  журналистлар ТР Җәмәгать палат...


“Татар-информ”ның матбугат залында РФ Конституциясенә төзәтмәләр  кертү буенча үткәрелгән Гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләренә  багышланган пресс-конференция узды.  Анда  журналистлар ТР Җәмәгать палатасы җитәкчесе  Зилә Вәлиева һәм  бер төркем күзәтүчеләр белән очрашты. Алар тавыш бирүнең ничек узуы белән таныштырдылар  һәм каләм әһелләренең кайбер сорауларына җавап бирделәр.


- Татарстан халкы ил язмышы хәл ителгән сәяси чараларда һәрвакыт -активлыгы белән танылды, - диде ул очрашу барышында. – Татарстанлылар бу юлы да  сынатмады. Барлыгы 2 млн 348 мең сайлаучы катнашты, 30нчы июньгә участокларга 2 млн 56 мең 727  кеше килгән иде. Күзәтү үзен аклады, чөнки сайлау участокларында үзләрен эштә тулысынча  ача ала торган  күзәтүчеләр тупланган иде. Участокларда барлыгы 16 мең 500 күзәтүче катнашты. Алар барысы да иминлек чаралары – перчаткалар һәм битлекләр белән тәэмин ителде. Сайлау узучы бүлмәләрдә көн дәвамында дезинфекция үткәрелеп торды. Барлык күзәтүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм.


- Яшел Үзәндә әлеге чара  Россия кулланучылар күзәтчелегенең катгый тикшерүендә узды, диде әңгәмәгә кушылып шәһәрнең  Җәмәгать берлеге Рәисе Ольга Купоросова. Безнең бөтен максатыбыз – сайлаучыларның сәламәтлеген саклаудан гыйбарәт иде.  Һәр участокта тынычлык хөкем сөрде. Халык безне дөрес аңлады.  Хезмәтебезне ике өлешкә бүлеп башкардык. Беренчесе участокларда нормаль шартлар тудыру булса, икенчесе 65 яшьтән узган пенсионерларның, инвалидларның  өйләренә барып сайлатудан торды. Эшебезне намус белән башкардык.


Конституциябезне үз кулларыбыз белән үзгәрттек, инде бәрәкәтен тоярга язсын.


                                                                                      Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ