Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзәк сайлау комиссиясе нәтиҗәләре

Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга Татарстан Президентын сайлау буенча йомгаклау нәтиҗәләрен җиткерде. Иң эле...

Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга Татарстан Президентын сайлау буенча йомгаклау нәтиҗәләрен җиткерде. Иң элек ул сайлау вакытында актив эшләгән журналистларга рәхмәт белдерде. Татарстанда сайлаучыларның актив тавыш бирүен әйтте. Дүрт биеклектәге сайлау системасының (ТР Президентын сайлау, РФ Дәүләт Думасы депутатларын, ТР Дәүләт Советы депутатларын, муниципаль орган депутатларын сайлау) оешкан төстә үтүен билгеләп узды.
- 11-13нче сентябрьдә узган Татарстан Президентын сайлауларда барлык сайлаучылар күләменең 78, 78%ы тавыш бирде, - диде ул конкрет сайлау саннарына күчеп. – Барлык 65 территориаль сайлау комиссияләре һәм 2 807 участок сайлау комиссияләре тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, Татарстанның үз вәкаләтләрен башкарган президент өчен 1 млн 930 мең 416 сайлаучы , яки гомуми санның 83,28%ы тавыш биргән. “Гадел Россия”дән кандидат булган Әлмир Михеев сайлаучыларның 114 мең 269 тавышын җыйган һәм шуның белән 4,93% нәтиҗәгә ирешкән. “Россия коммунистлары”ннан кандидат булган Альфред Вәлиевкә 107 мең 460 сайлаучы тавыш биргән (4,64%). Олег Коробченконың (Үсеш партиясе) – 3,58%, ЛДПР вәкиле Владимир Сурчиловның - 2,84 %.
Кондратьев тавыш бирү һәм сайлау компаниясе нәтиҗәләренә йомгак хәзер ТР ҮСК утырышында ясалуын аерым билгеләп үтте. Ул барлык территориаль комиссияләр протоколларын тапшыргач кына үткәрелә. Тавыш бирү барышына һәм сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясарлык җитди тәртип бозулар яки аңлашылмаучылыклар теркәлмәгән. Исегезгә төшерәбез, 2015нче елда узган Татарстан Президентын сайлауларда Рөстәм Миңнеханов сайлаучыларның 94,4% тавышын җыйган иде.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ