Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр мәктәптә Парламент дәресе үтәчәк

Бүген Татарстанда Парламент дәресләренә старт бирелә. Алар кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына өстәмә җаваплылык йөкләнә. Парламент дәресләре10 февральдән 15 енә кадәр республикабызның...

Бүген Татарстанда Парламент дәресләренә старт бирелә. Алар кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына өстәмә җаваплылык йөкләнә. 
Парламент дәресләре10 февральдән 15 енә кадәр республикабызның һәр мәктәбендә үтәргә тиеш. Быелгы Парламент дәресенең темасы  «Традицияләребезгә тугры калган хәлдә киләчәгебезне булдырабыз» дип билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез,  2020 ел – Россиядә Хәтер һәм дан елы, ә республикабызда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Шуңа да быелгы Парламент дәресе шушы ике мөһим вакыйгага багышлана.
Гыйнвар азагында тарих, хокук һәм җәмгыять белеме буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләре, бу фән укытучылары өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында семинар-очрашу үткән иде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ