1 сыйныфка кабул итү башланды
1 февральдән башлап балалары беренче сыйныфка баручы әти-әниләрдән гаризалар кабул итүнең тәүге этабы старт алды. Яшәү урынына беркетелгән мәктәпкә баручылар турында бара сүз. Алар гаризаларны әле июн...
1 февральдән башлап балалары беренче сыйныфка баручы әти-әниләрдән гаризалар кабул итүнең тәүге этабы старт алды. Яшәү урынына беркетелгән мәктәпкә баручылар турында бара сүз. Алар гаризаларны әле июнь азагына кадәр яза ала. Ә әлеге мәктәпкә караган микрорайонда пропискасы булмаганнарның гаризасы исә 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
“Баланы беренче сыйныфка алмау турында сүз барганда бары тик мәктәптә урын булмау гына сәбәп була ала”, - дип катгый белдерде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Хидиятов. Гаризаны кире кагу очраклары булганда, әти-әниләр яшәү урыны буенча мәгариф бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Биредә белгечләр буш урыннары булган, якын урнашкан мәктәпләрне тәкъдим итәчәк.
Гариза белән бергә түбәндәге документларны да тапшырырга кирәк:
- әти-әниләрнең паспорты;
- баланың туу турындагы таныклыгы;
- әлеге микрорайонда яшәүне раслаучы документ.
Гариза биргәннән соң 7 көн эчендә баланың әлеге мәктәпкә алынуы турындагы карар белән мәгълүмати стендларда һәм мәктәпләрнең сайтларында танышырга була. Сайт дигәннән, әти-әниләр гаризаны дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша гына да бирә ала. Бу очракта, кирәкле документларны мәктәпкә 5 көн эчендә илтеп тапшыру шарт.
Сүз уңаеннан, яңа уку елындатәүге тапкыр парта артына утырачак балалар саны узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә артыграк. 2018 елда беренче сыйныфка кабул ителүчеләр 16,5 мең булса, быел мәктәп бусагасын 19 меңгә якын “беренчеләр” атлап керер дип көтелә.

Комментарийлар