Логотип Магариф уку
Цитата:

15 меңнән артык студент укытучы булырга укый

Яңа уку елында Татарстанга «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча Самара, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән дә укытучылар килгән. Аларның һәркайсы белән хезмәт килешүе төзелгән. Бу...

Яңа уку елында Татарстанга «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча Самара, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән дә укытучылар килгән. Аларның һәркайсы белән хезмәт килешүе төзелгән. Бу хакта Дәүләт Советында узган  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергән иде.
Республиканың авыл мәктәпләрендә эшли башлаган 13 яшь белгечнең һәркайсы Россия Мәгариф министрлыгы квотасы буенча килгән. Әлеге проект буенча өч ел эчендә тагын 39 укытучы кайтырга тиеш. «Кадрлар проблемасын бу проект тулысы белән үк хәл итә алмаячак, шуңа күрә үз кадрларыбызны әзерләүгә зуррак игътибар бирәбез», — диде министр. Ул шулай ук республикада мәктәп укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча күпкырлы эш алып барылуын да әйтеп узды. «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» проекты нигезендә, адреслы төстә квалификация күтәрү планлаштырыла. Яшь укытучыларга шулай ук грант ярдәме каралган.
Бүген мәктәпләрдә – авылларда гына түгел, шәһәр мәктәпләрендә дә математика, рус теле, физика, химия, биология укытучылары һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми.
«Республиканың югары уку йортларында бу юнәлештә барлыгы 15 мең студент белем ала,– дип җөпләде сүзен Илсур Һадиуллин.  Министр сүзләренчә Алабуга институты һәм Яр Чаллы педагогика университеты студентларының 90 проценты укытучы һөнәрен үзләштерә. КФУда да булачак мөгаллимнәрне әзерлиләр. Соңгы биш елда бюджет урыннары да 29 процентка арткан.
 
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ