Логотип Магариф уку
Цитата:

16 яшең тулмыйча кияүгә чыгарга ярамый

Чирмешән районы Лашман авылында 13 яшьлек кыз белән 28 яшьлек ирнең никахы турында матбугат узган елдан бирле шаулый. Расүл Салиховка карата балигъ булмаган кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә керү маддә...

Чирмешән районы Лашман авылында 13 яшьлек кыз белән 28 яшьлек ирнең никахы турында матбугат узган елдан бирле шаулый. Расүл Салиховка карата балигъ булмаган кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә керү маддәсе буенча җинаять эше ачылган иде. Бу көннәрдә әлеге шау-шуга нокта куелып, суд ирне гаепле дип тапты һәм аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте. Дин күзлегеннән караганда, барлык кануннар үтәлгән дип аклау табарга мөмкин булса да, дөньяви җәмгыятьтә яшәвебезне онытырга ярамый. Үсмер кәләшне һәм аның әнисен яклаучы Казандагы танылган адвокат Руслан Нагиев та шул фикердә:
– Ата-аналарга гыйбрәт алырлык тарих булды бу. Кайсы илдә яшисең, шул дәүләтнең законнарын белергә тиешсең! 16 яшькә кадәр гаилә кору җинаять санала бит. Шәригать кануннары үтәлсә дә, дөньяви законнарга бәйле ничаклы проблема килеп чыгарга мөмкин булуы турында киңрәк уйларга кирәк. Биредә егет һәм кыз турында гына сүз бармый. Ярый әле, кызның әнисеннән дә бу эшкә риза булганы өчен гаепне алып ташладылар. Ул бит күп балалы ана: өлкән кызыннан тыш тагын берсеннән-берсе кечкенә 3 улы да бар. Гаепле дип табылган очракта ул балаларның язмышы белән ни булып бетәр иде? Туганнар турында да уйларга кирәк. Кемдер дәүләт структурасында карьера төзергә уйласа, якыннарың арасында хөкем ителгәннәр булуы киртә була ала. Кайсы яктан карасаң да, закон белән шаярырга ярамый. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: 13 яшь –ни генә дисәләр дә, никах өчен бик иртә инде. Бала шәхес булып формалашып җитми бит әле бу чорда.
Әлеге вакыйга уңаеннан, җәмәгатьчелекне килеп туган каршылык дулкынландырды. Кәләш көмәнле булган очракта, 14 яшьтә дә гаиләне ЗАГСта теркәгән очракларны беләбез. Ә бу ситуация киресен раслады. «Димәк, бу яшьтә үсмерләргә бала табарга ярый, ә кияүгә чыгарга ярамый?» – дип гөрли интернет.

Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ