19 ел элек тегелгән туй күлмәкле музей

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында сүз «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас» законын гамәлгә ашыру турында барды. Яңа Чишмә районының Зирекле авылында урнашкан Халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Лидия Лотфуллина үз чыгышында музейның эшләү юнәлешләре хакында сөйләде.

«Музейда халкыбызнын кулдан суккан кызыл башлы чүпләм сөлгеләре, эскәтерләре, чигеп эшләнгән намазлыклары, милли бизәкле ядкәрләре тупланган бай коллекцияләребез бар. Белгечләр фикеренчә, бу – Татарстан буенча чүпләм һәм чигүле сөлгеләрнең иң зур тупланмасы. Җирле авторлар – язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатын җыеп, аларны бастырып чыгару эше икенче юнәлеш булып тора. музейдагы һәр адымыбыз, һәр шөгылебез, гомумән, һәр экспонат милли тәрбия бирүдә үз өлешен кертә. Авыл тарихын яктырткан Мидхәт ага Газыймовның 6 китабы дөнья күрде. Шулай ук аның ярдәме белән халыктан җыйналган 749 бәет «Хәтер тамчылары» җиентыгында басылды.

Этнография белән бәйле юнәлештә үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы алтын күпер – музей эшчәнлеге күрсәтелә. Бездә, мәсәлән, Гарифуллина Сәхипҗамал әбинең үз куллары белән теккән туй күлмәге саклана. Бу күлмәк 1900 елгы, сары материалдан тегелгән, бала итәкле. Кул белән теккән димәссең дә. Шулай ук 1920 елгы сәйлән белән чигелгән калфагыбыз бар. Музейдагы һәр предметның үз истәлеге, үз тарихы бит. 341 чүпләмә сөлге, 124 данә декоратив сөлге, 67 чиккән намазлык, 95 суккан өстәл эскәтере, 243 чигеш, кашагага ия музеебыз авылыбызның йөзек кашы булып тора. Шул байлыкны киләчәк буыннар өчен саклыйбыз».

Добавить комментарий