Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучыларын күңел төшенкелегеннән ничек коткарырга?

«Көзге депрессия» дигән төшенчә һәркемгә дә таныш. Чөнки көзен кояш җылысына саран, салкын көннәр җитү белән күпләр әлеге күңелсез халәтне кичерә. Бер яктан, депрессия, апатия кебек күренешләр олылард...

«Көзге депрессия» дигән төшенчә һәркемгә дә таныш. Чөнки көзен кояш җылысына саран, салкын көннәр җитү белән күпләр әлеге күңелсез халәтне кичерә. Бер яктан, депрессия, апатия кебек күренешләр олыларда гына булырга тиеш кебек, әмма балаларны да урап узмый икән ул.


Һава температурасының төшүе, кояш яктысының һәм җылысының кимүе, ә җилле-яңгырлы көннәрнең артуы, мәктәптәге мәшәкатьләр – болар барысы да балаларда көзге күңел төшенкелеген китереп чыгарырга сәбәп булып тора. Баланың кәефе төшә, беркем белән дә сөйләшәсе, берни белән дә шөгыльләнәсе килми башлый, ул хәл, энергия юклыкка зарлана, тиз кызып китә, еш кына елыйсы килә.


Даими киңәшчебез психолог Галия Гыймадиева фикеренчә, мондый очракта балаларга әлеге халәттән чыгар өчен әти-әниләренең ярдәме бик кирәк. «Әти-әниләр түбәндәге киңәшләрне истә тотсалар, балалары көзге төшенкелектән җиңел чыгар», – ди ул.


Баланың йокысы җитәрлек булсын. Чөнки күпчелек очракта начар кәеф һәм үз-үзеңне начар хис итүнең сәбәбе нәкъ менә йокы туймау белән бәйле була. Шуңа күрә балагызның вакытында йокларга ятуын контрольдә тотыгыз.


1. Гаиләдә күтәренке рухтагы, җылы атмосфера булдырырга тырышыгыз. Ата-ананың кәефе начар булса, өйдә киеренкелек хөкем сөрсә, бу  балага тәэсир итми калмый. Яхшы кәеф булдыруны үзегездән башлагыз.


2. Балагыз саф һавада күбрәк йөрсен. Саф һавада йөрү елның теләсә кайсы вакытында да кирәк. Ә көз көне организмның моңа ихтыяҗы тагын да арта. Чөнки кояш яктысы һәм җылысы җитми башлый. Шуңа күрә бу фасылның кояшлы көннәрен өйдә утырып әрәм итәргә ярамый. Кояш яктысы үзеннән үзе елмаерга мәҗбүр итә бит! Шулаймы?


3. Кызлар өчен әниләре шоппинг үткәрә ала. Вакытны бергәләп күңелле уздыру белән беррәттән, ачык төстәге матур киемнәр алу кәефне тагын да күтәрәчәк.


4. Кечерәк балаларга, кызыксынуларына карап, берәр мавыктыргыч шөгыль табарга була. Шулай ук кичләрен бөтен гаилә белән бергә җыелып, кызыклы уеннар уйнарга мөмкин.


5. Көзен туклануга аеруча игътибар бирергә кирәк. Елның бу чорында иммунитет ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ. Авыруларга бирешмәс өчен көзен составында С витамины булган яшелчә һәм җиләк җимешләр (цитрус җимешләре, кара карлыган, шпинат, сарымсак һ.б.) ашарга кирәк. Шулай ук балаларыгыз рационында баш миенең эшчәнлеген яхшырта торган В витамины, цинк, магний, тимер кебек микроэлементларга бай ризыклар (чикләвекләр, ярмалар, яшелчәләр, ит, балык, йомырка, сөт ризыклары һ.б.) булырга тиеш.


6. Балагызга карата ягымлы булырга тырышыгыз. Аны ешрак кочаклагыз, җылы сүзләр әйтегез. Балалар гына түгел, бу чорда олылар да якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен тоюга аеруча мохтаҗ була.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ