Логотип Магариф уку
Цитата:

Ураза гаете вакыты билгеле

4 июньдә бар мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстанның барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак. Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетере...

4 июньдә бар мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстанның барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак. Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәклеге турында искә төшерә. Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан –  600 сум күләмендә билгеләнде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре 6.30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07.00-гә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.
Ураза гаете  Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Г.Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 30 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ