Екатерина Строганова белән Газиз Фәйзуллин – Казандагы 18 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары. Икесе дә сәләтле үсмерләр генә түгел, иҗтимагый актив шәхесләр: Катя – мәктәпнең укучылар үзидарәсе президенты, Газизнең төрле мәдәни чараларда фортепианода яки саксофонда уйнавын күрергә мөмкин. Икесенең дә киләчәкләрен театр яки кино белән бәйлиселәре килә. Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк.

– Газиз, концерт-юбилейларда очрашкан кеше буларак, сүзне синнән башлыйк әле. Уку һәм музыкадан тыш, тагын нинди мавыгуларың бар?

Газиз: Телләр өйрәнәм, велосипедта, чаңгыда йөрергә, бигрәк тә йөзәргә яратам.

Екатерина: Мине илһамландыра торган өлкәләр – музыка һәм театр. Кызыл диплом белән музыка мәктәбен тәмамладым, бүгенге көндә Константин Хабенскийның Казандагы Балаларны һәм яшьләрне иҗади яктан үстерү мәктәп-студиясендә шөгыльләнәм. Мәктәптә уза торган күп чараларга сценарийларны үзем төзим. Һәр тамашаны кечкенә спектакль кебек оештырырга тырышам.

Хәтта театр тәнкыйтьчеләре дә әйбәт сценарийлар юк, булганы идеясез дип зарланалар. Аларча, бу – бик катлаулы эш. Синдә идеяләр ничек туа?

Екатерина: Башта нинди дә булса җыр күңелемә керә, аны кабат-кабат тыңлыйм. Шул вакыт күз алдыма бер-бер артлы картиналар килә, башымда клип туа. Фикерләремне шундук язып бармыйм. Башта аларны Газиз белән уртаклашам. Ул үз фикерен әйтә, миңа юнәлеш бирә. Бөтенесен бергәләп уйлап бетергәч кенә башка сыйныфташларыбызга сөйлибез. Мин хәтта: «Җырлый, бии белмим», – дип, киреләнүчеләрне дә катнашырга мәҗбүр итәм. (Көлә.)  Бары тик күмәк көч белән эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.

Иң беренче сценарийны 8 нче сыйныфта укыганда, «Көлбикә» (Золушка) әкиятенә нигезләнеп яздым, ә Газиз аны татар теленә тәрҗемә итте һәм төп рольне үзе башкарды. Аның эчтәлеге болайрак иде. Айсылу исемле кызның принцка кияүгә чыгасы килә. Ул чакта принц: «Кем дә кем түбәтәйгә матур үрнәк чигә, шуңа өйләнәм», – дип белдергән була. Кызганычка, кыз чигә белми, ләкин бик тә бик өйрәнергә тели. Шул вакытта аңа фея ярдәмгә килә. Ул Айсылуны матур итеп чигәргә өйрәтә. Кыз төне буе тырыша-тырыша түбәтәйгә бизәкләр төшерә. Әмма явыз үги әнисе, урлап, аны үзенең кызына бирә. Анысы, түбәтәйне алып барып принцка кидертмәкче була, тик түбәтәй аның башыннан төшеп китә. Кабат кидерергә тырышса да, киелми. Принц: «Кайсы кыз әлеге түбәтәйне минем башыма кидерә, шул минем кәләшем булачак», – ди. Бу эшне бары тик Айсылу гына башкарып чыга.

Сезнең мәктәптә ел саен ике зур бәйге үткәрелеп килә. Берсе аның инглиз-америка җыр фестивале, икенчесе –«Халыклар дуслыгы» бәйгесе. Узган уку елында миңа шуларның икенчесен күрү насыйп булды. Башка сыйныфлар Россия турында патриотик җырлар башкарганда, сезнекеләр Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр тормышыннан бер күренешне сәхнәләштергән иде. Ни өчен нәкъ менә Көнчыгыш тематикасын сайладыгыз?

Екатерина: Моннан ике ел чамасы элек мин Россия күләмендәге фестивальдә катнашкан идем. Анда Новосибирскидан килүчеләр бер матур җыр башкарды. Ул мине шулкадәр илһамландырды ки, кайчанда булса сценарий язачакмын дип,аны күңелемнең бер почмагына яшереп куйдым.Тиздән мондый мөмкинлек туды. Ул тамашаны хәтта мәктәп директорлары киңәшмәсендә катнашучылар өчен кабатлап куйдырдылар.

Катя, син әле укучыларның мәктәп үзидарәсе президенты да. Мондый югары вазифага ничек ирештең?

Екатерина: Мәктәп үзидарәсе президенты вазыйфасына сайлауларда үз кандидатурамны тәкъдим итәргә теләгәнемне белгәч, иң якын дусларым да җиңәсемә ышанмады.«Катя, йөрмә, анда гел «бишле»гә укучыларны гына сайларлар, – диделәр алар. Әмма кеше сүзенә карап тормадым һәм сайлауда җиңеп чыктым. Бу тормышта күңелең кушканча яшәргә, үз-үзеңә ышанырга кирәк дип саныйм. Минем ике төрле хыялым бар: я, актриса һөнәрен сайлап, «Оскар» премиясен алу, я президент булу.

Безнең күп вакытыбыз мәктәптә үтә, ул безгә икенче йортыбыз кебек. Шуңа күрә гадәти көннәргә ямь кертү максатыннан, мәктәп күләмендә концертлар, бәйгеләр, дискотекалар, хәйрия ярминкәләре оештырабыз, экскурсияләргә йөрибез. Мәктәп директоры Надия Мәсгут кызы Шевелева да, укытучыларыбыз да тәкъдимнәребезне хуплап кына торалар.

Газиз, һәр елны әтиең Равил абый Фәйзуллин “Фәйзуллин йөзүләре” чарасын оештыра. Бу елны андасин җиңеп чыктың. Йөзү белән кечкенәдән шөгыльләнәсеңме?

— Фәйзуллин йөзүләренең максаты – ярышу түгел, ә дусларча аралашу һәм сәламәтлекне ныгыту. Балачактан әти белән урманнарда, су буйларында йөрергә тырыша идек. Ул мине 4-5 яшьтә йөзергә өйрәтте, шуннан бирле бу минем яраткан шөгылемә әйләнде.

Казанның18 нче мәктәбе гомер-гомергә иң көчлеләрдән санала. Бик күп шәхесләр, әлеге мәктәптә белем алып, зур уңышларга ирешкән. Сезнең сыйныфта тагын нинди талантлы укучылар бар?

Газиз: Безнең сыйныф та көчле. Ризван Мансуров – 1 сыйныфтан гел «5»ле билгеләренә генә укып килде, спорт белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә ул– профессиональ хоккейчы. 5 ел элек Канадага күченеп китте. Анда белем алса да, безнең мәктәптә дә укуын дәвам итә. Казанга кайтып, һәр чирек саен имтиханнар тапшыра.

Екатерина: Әскәр Бәширов – математика буенча республикакүләм, Россиякүләм конкурслар җиңүчесе. Быел ул Сочида«Сириус» мәгариф үзәге оештырган халыкара олимпиадада призлы урынга лаек булды. Милана Павлова Игорь Крутойның «Талантлар бәйгесе» шоу-бәйгесендә бер миллион сумлыкакчалата бүләк отты.Рената Таҗетдинова «Голос. Дети» проектының икенче сезонында уңышлы чыгыш ясады.

Укытучы – баланың талантын күреп, аңа алга таба үсәргә юнәлеш бирүче кеше. Үзегезнең аерып яраткан укытучыларыгыз бармы? Сезнеңчә, яхшы укытучы нинди булырга тиеш?

Газиз, Екатерина бертавыштан: Барысын да яратабыз. Шулай да тарих укытучысы Ирина Владимировна Бухарина белән инглиз теле укытучысы – Ирина Николаевна Мадированы аерып күрсәтер идек. Алар балаларда үз фәннәренә карата мәхәббәт уята беләләр. Ирина Николаевна – темпераментлы, бераз кырысрак булса һәм аннан бераз шүрләсәк тә, аны бик нык хөрмәт итәбез. Ул дәреслек белән генә чикләнмичә, илдәге яңалыклар, дөньядагы глобаль сәяси проблемалар турында сөйли. Җәмгыятьтә: «Укучылар «2»ле куймый, ачуланмый торган укытучыларны ярата», – дигән стреотип яши. Ләкин бу дөрес түгел. Без әйтеп үткән укытучылар үз фәннәрен бала күңеленә җиткерә белә. Укучы аңламаса: «Моннан булмый инде», – дип кул селтәмиләр, ә укучыаңлаганчы өйрәтәләр. Үз фәннәрен үлеп ярата торган шундыйукытучылар күбрәк булса иде.

Хәзер мәктәпләрдә чит телләр укытуга зур игътибар бирелә. Сез рус, инглиз, татар телләреннән тыш, тагын  нинди телләр өйрәнәсез?

Екатерина: Бездә чит телләрдән инглиз, кытай телләрен укыталар.Беренче сыйныфтан бирле бергә укысак та, моңа кадәр Газиз белән инглиз теле буенча төрле төркемнәрдә шөгыльләндек. Укытучыларыбыз еш кына үзгәреп тора иде. Газизгә һәрвакыт көчле укытучылар туры килде, шуңа күрә ул бу фәннән өлгеррәк.Быел, бергәләп,Ирина Николаевнада укый башладык. Аның дәресләре бик җанлы уза. Шуңа күрә үзем дә инглиз телен тырышып үзләштерә башладым.

Ләкин мин кытай теле урынына журналистиканы сайладым. Кызганычка, финанс мөмкинчелеге булмаганга күрә, мәктәп газетасы чыгара алмыйбыз.Юкса, бу эшкә мин бик теләп алыныр идем.

Газиз: Мин инглиз, кытай, татар, рус телләрен беләм. Өйдә татарча гына сөйләшәбез.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелде. Әлеге хәлгә ничек карыйсыз?

Газиз: Элек татар теле бездә атнасына өч тапкыр укытыла иде. Әйе, хәзер бер дәресне киметтеләр. Әлеге вазгыятьтатар теле программалары һәм дәреслекләренең  катлаулылыгы аркасында килеп чыкты дип уйлыйм.

Минемчә, татар телен укытуның системасынүзгәртергә кирәк. Безне коры дәреслекләр буенча укыталар. Миңа авыр түгел, анысы. Үземне татар телен яхшы беләм дип саныйм. Ә менә рус телендә сөйләшүче балаларга хәзерге дәрес алымнары буенча тел авыр бирелә. Безнең телне җайлы аңлата торган укытучыбыз бар иде. Ул чакта татар телен күпмедер дәрәҗәдә аңларга өйрәнеп калучылар булды. Күп нәрсә укытучыдан тора инде, анысы.

Екатерина:Татарстандаяшисеңкилсә, татар теленбелергәкирәкдипсаныйм. Өстәмә тел белү беркемгә дә комачауламый.

Газиз:Бездә кая барма, гел рус телендә сөйләшәләр.Хәтта татарлар үзләре дә. Шуңа күрә күпләрдә:«Ә нәрсәгә миңа татар телен өйрәнергә?» дигән сорау туа.Объектив караганда, татар теле мәдәни чараларда, театрларда һәм татар теле дәресләрендә генә кирәк булып чыга.Татар телен өйрәнү өчен мотивация булырга тиеш. Аны белгән кешеләргә карата хезмәт урынында өстенлеклешартлар тудыру зарур. Бары тик шул вакытта гына телебезне өйрәнергә теләүчеләр саны артачак.

Татар телен белгән кешегә башка төрки телләрне өйрәнү җиңел бирелә. Мәсәлән, шәхсән үземә, Төркия баргач, җирле халык белән аңлашу, аралашу бик җиңел булды.

Киләчәгегезне нинди һөнәр белән бәйләргә телисез? Президент Рөстәм Миннеханов чакыруына кушылып, биредә калачаксызмы яки башка якларга китәргә планлаштырасызмы?

Екатерина: Без Газиз белән кечкенәдәнА.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры каршындагы мәктәп-студиягә укырга керергә хыяллана идек. Минем режиссер, актриса якисценарист буласым килә. Мөмкинлек чыкса, бәлки, Америкага китәр идем. Юк, Россияне яратмаганлыктан түгел, ә ул илдә белем бирү сыйфатлы, яшәү дәрәҗәсе яхшырак булганга күрә.

Газиз: Соңгы ике елда бөтен көчемне бары тик укуга гына бирергә телим. Бәлки, грант отып, чит илгә укырга китү мөмкинлеге туар. Мин белемне Англиядә яки АКШта алыр идем. Киләчәгемне театр яки кино белән бәйләү хыялым бар.

Әти-әниегез әлеге кызыксынуларыгызга ничек карый?

Екатерина: Әнием үзе дә иҗат кешесе – музыкант булганлыктан, миңа һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә. Ләкин әтием белән бабаем минем шөгылемә җитди карамыйлар. Бабам – кайчандыр архитектура-төзелеш институтында проректор булып эшләгән кеше, химия фәннәре профессоры, әтием дә химик.  Алар миңа математика, физика, химия кебек җитдирәк фәннәргә тартылырга киңәш итә. Мин исә бары йөрәгемне тыңлыйм. Үземә ошаган эшләр белән шөгыльләнәм. Моның гомер буе шулай булуын телим. Хәтта башкалар каршы төшеп, шелтәләсәләр дә.

Газиз: Минем әнием – табибә. Ул үз эшен бик ярата. Мин дә иң мөһиме– үзең сайлаган һөнәрне ярату дип саныйм. Әтием – шагыйрь. Алар миңа бөтен яклап та теләктәшлек күрсәтәләр. Уйлаганым килеп чыкмаса, булышалар. Ни генә булса да,  алар һәрвакыт минем якта.

Добавить комментарий