Логотип Магариф уку
Цитата:

Ел студенты кем булыр?

«Ел студенты-2019» премиясе финалы Казанда бөтен илдән 400 көллият студентын җыйган. Һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында премия нәтиҗәләре бүген сәгать 18:00 билгеле булачак.«Татар-информ»...

«Ел студенты-2019» премиясе финалы Казанда бөтен илдән 400 көллият студентын җыйган. Һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында премия нәтиҗәләре бүген сәгать 18:00 билгеле булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында һөнәри белем бирү оешмалары арасында "Ел студенты - 2019" милли премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды.
Казанда «Ел студенты-2019» Россия милли премиясенең финал этабы Татарстан башкаласында илнең 48 төбәгеннән 400 студент җыйган.
Финалны ачу тантанасы Идел буе спорт һәм туризм академиясендә узган. Премиядә катнашучылар  җиде индивидуаль һәм ике коллектив номинация буенча бүләкләнәчәкләр. Алар - «Елның студентлар лидеры», "Ел студентлар советы рәисе", "Ел старостасы", "Ел профессионалы", "Җәмәгать эшлеклесе", "Елның иҗади шәхесе", "Ел спортчысы" һәм "Елның ирекле берләшмәсе", "Елның студентлар клубы".
Финал сынаулары жюри составына танылган фән һәм мәдәният, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар кергән  алар арасында: SkillsCenter күнекмәләр һәм компетенцияләр үзәге директоры, мәгариф һәм һөнәри квалификацияләр өлкәсендә Россиядән БМО эксперты Павел Черных, Россия җиңел атлеты, олимпия чемпионы, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы Татьяна Лебедева, театр һәм кино актеры Александр Мартынов, вокалист, шагыйрь, композитор, «Интонация»төркеме солисты. РДШ гимннары авторлары, Мәгънәләр территориясе авторлары Денис Гладкий, РФ Яшьләр хөкүмәте Ассоциациясе Рәисе, "Җир" Республика кадастр үзәге" АҖ генераль директоры Динә Гайзатуллина, ТНТ телеканалында «Студия Союз» тамашасын алып баручы, рус хиты радиосын алып баручы, «Союз» командасы составында КВН Халыкара берлегенең Югары лигасы чемпионы Елена Гущина һәм башкалар.

Ралинә Заhидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ