Теләнүне кәсеп итүчеләр

Эштән кайтышлый, гел Әмирхан урамының “Бәхетле” кибете каршындагы җир асты кичүендә урнашкан икмәк кибетенә керәм. Анда сәгать саен яңа пешкән, кайнар, йомшак, тәмле ипи китереп саталар. Шуның баскычыннан төшкәндә, ирексездән, аулак почмакта еламсырап, инде күптәннән хәер сорашып утыручы таныш йөзле пенсионер әбиләргә, инвалидларга күзем төшә дә, йөрәк кысыла. . Нәрсә мәҗбүр иткән боларны шушы аулакта теләнеп утырырга? Ачлык – хәерчелек хәсрәтеме? Кемнәрнеңдер катгый таләбе буенча утырамы алар монда боегып?

Коръәне Кәримдә: “Сез чын фәкыйрьләрне танымассыз”, — дигән аять бар. Ни өчен шулай кисәтә безне бу изге Китап? Алайса, караңгы аулакта кулын сузып хәер сорап утырган әби фәкыйрьләрдән түгелмени? Юллар киселешендә светофорның кызыл утына туктаган машиналардан акча теләнеп йөргән ярымхәрби киемле ирләр кемнәр алайса? Җомга көнне “Казан нуры”мәчете янында тезелеп басып торган әбиләрне, балалы яшь әниләрне дә юклык куып китермәгәнмени соң? Шушындый кыен заманда, бәлки, чынлап та алар ачтан интеккәнгә яки дару алырга акчалары булмаганга чыгып басканнардыр юл чатына?
Халык күп йөри торган урыннарга баскан хәер сораучыларның күбесе җинаятьчел катлам белән бәйле булулары турында да ишеткән бар. Имеш, алар җилкәсе артында хәер акчасына эшсез дусларын тәэмин итүче шомарган шулерлар тора. Бәлки, шулайдыр да. Әмма бу ямьсезлекне янәшәдән узып баручы дистәләгән сабыйлар да күреп үтә. Араларында, һичшиксез, төрлесе, “Кара, эшләмичә дә акча табып була икән,” – дип уйлаучылары да табыла бит инде. Сабыйның башында бик тә ямьсез, караңгы юл — үзенә күрә эшләмичә акча табу юлы ачыла. Ялкаулык, хөрәсәнлек, сукбайлык юлы. Беркая эшләмичә, эти-әниләренең пенсия акчасына өйдә ятучы хөрәсәннәр дә, бәлки, кайчандыр әнә шундый хәер сорашучыларны хәтеренә сеңлереп калгандыр?

Шушы авыр уйлардан арынырга теләп, өйгә кайткач, телефон аша һәрвакыт үзенең әйтер фикере – саллы сүзе булган абруйлы хәзрәтебез Рамил Юныс белән элемтәгә кердем.
— Чын фәкыйрьнең беркайчан да үзенең фәкыйрьлеген күрсәтеп, урамда хәер сорашасы килми, — диде ул. – Мохтаҗлар өйдә утыра, шуңа күрә аларны эзләп табарга кирәк. Без бит урамда хәер сорашучыны очратсак, тизрәк сәдака бирү җаен карыйбыз. Светофорда торганда, машина тәрәзәсеннәнән генә сузабыз хәтта. Үзебез килешле кием эзләп, ничә кибеткә җитәбез, сайлыйбыз. Нигә соң сәдака бирергә җыенганда, мохтаҗ кешене шулай эзләмибез? Андый сәдаканың савабы да күбрәк булыр иде югыйсә. Шуңа күрә, бу безнең тарафтан бик үк дөрес гамәл түгел. Ә бит, югыйсә, янәшәбездә генә чын-чынлап ярдәмгә сусаган күпме гарипләр, күп балалы гаиләләр бар? Җомга көнне мәчет янында әби-бабайлар, балалы хатыннар тезелешеп, кулларын сузып утыра, акча бирүчеләргә дога кылалар. Аларның да иманнары нык булуга ышану кыен. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылган, намаз укыган мөселман, җомга көнне намазын калдырып, андый юлда йөрми. Шуңа күрә, әйткәнемчә, сәдаканы дөрес итеп, тиешле кешегә бирергә тырышырга кирәк. Күпләр мохтаҗ бер гаиләне эзләп таба да, гел шуңа ярдәм итеп яши. Бу – бик күркәм гадәт.

Хәзрәт хаклы. Әйе, берәү дә урамга хәер сорашырга рәхәт тормыштан чыкмый. Әмма теләнүне сәүдәгә әйләндерү, һәр көнне шуның белән шөгыльләнү, аеруча балаларны да шул юлда тәрбияләү зур хата.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий