Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәри “яну”: ничек котылырга һәм булдырмаска

«Һөнәри яну синдромы» терминын (ингл. burnout) беренче тапкыр Америка психиатры Герберт Фрейденберг файдаланган. Табиб әлеге төшенчәне кәефсез, күңелендә бушлык кичергән, үз эшләренә битарафлык белән...

«Һөнәри яну синдромы» терминын (ингл. burnout) беренче тапкыр Америка психиатры Герберт Фрейденберг файдаланган. Табиб әлеге төшенчәне кәефсез, күңелендә бушлык кичергән, үз эшләренә битарафлык белән караучы кешеләрнең рухи халәтен билгеләү өчен кулланган. Иң элек, “яну” – ул кеше организмының эштәге туктаусыз стресска реакциясе.
Америка галимнәре К. Маслак һәм С. Джексон януның өч төп өлешен билгелиләр: эмоциональ кичереш, деперсонализация, профессиональ казанышларның кимүе (редукциясе).
Эмоциональ кичереш – барлык эш процессына битарафлык. Кешенең күңелендә бушлык, моңа хас хис-тойгылар аркасында үзен вакуумда кебек хис итә. Профессиональ вазыйфалар формаль рәвештә генә башкарыла.
Деперсонализация – өлешчә яки тулысынча хезмәттәшләр яисә эштәге башка кешеләр белән аралашудан баш тарту. Бу күренеш эмоциональ авырлыкка каршы реакция буларак барлыкка килә һәм эчке ярсу белән үрелеп бара.
Профессиональ казанышлар кимү хезмәткәрләргә булган таләпләрнең артуы аркасында барлыкка килә. Еш кына хезмәткәр кечкенә кимчелекләрдә дә үзенең тирән гаебен сизә. Ягъни, үз-үзен дөрес кабул итү кими.
Эмоциональ (һөнәри) януга "ярдәм итүчеләр" өлкәсендә эшләүчеләр – укытучылар, табиблар, психологлар, дин эшлеклеләре күбрәк дучар.
Укытучы һөнәренә тукталып китик. Бүгенге көндә педагогның психик сәламәтлеген саклау бик мөһим проблема булып тора. Укытучыларга карата таләпләр елдан-ел үзгәрә һәм арта гына бара. Хәзер педагог үз укучыларын аңлый торган яхшы белгеч кенә түгел, ә ата-аналар белән көне-төне элемтәдә торучы һәм эш вакытын балалар белән түгел, ә күбрәк компьютер артында уздыручы кеше. Аларга көн саен документлар, электрон хисап белән эшләргә һәм мәктәп рейтингы турында да уйларга туры килә.
Моннан тыш, уңышлы укытучы (ә уңышка ирешә алмаганнар җәмгыятькә кирәк түгел) үз-үзенә ышанган, бер урында тормый торган, даими рәвештә үз һөнәри дәрәҗәсен күтәрә һәм карьера баскычыннан күтәрелә торган белгеч булырга тиеш. Нәкъ менә бу образны саклап калу өчен бик көчле эчке ресурслар сарыф ителә.
Укытучыларның һөнәри яну сәбәпләре
Мораль яктан талчыгуга сәбәпләр бик күп булырга мөмкин. Беренче чиратта индивидуаль факторларны билгеләп үтәсе килә.
Яшь укытучылар
Ничек кенә сәер тоелмасын, яшь педагоглар бик еш «яна». Бу түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:
- ата-аналарның һәм хезмәттәшләрнең ышанычсызлыгы;
- чынбарлык белән күз алдына китергәннең туры килмәве;
- укучылар белән аралашу тәҗрибәсе аз булу;
- приоритетларны дөрес сайламау. 
Яшь укытучылар еш кына үзләре дә аңламыйча бик күп кирәкмәгән эш алып барырга мөмкин. Алар мәктәпкә булачак укучыларының уку дәрәҗәсен сыйфат ягыннан яхшырту теләге белән киләләр. Тәүлегенә 24 сәгать эшләп, балалар белән тигез аралашырга, ихлас булырга тырышалар. Ләкин соңыннан, укучылар ягыннан тиешле җавап ала алмыйча, баштагы максатларын югалталар. Җитәкчелек белән киеренкелек тә кайгыруны өсти генә.
Гаилә хәле
Тикшеренүләр гаилә хәле һәм һөнәри яну арасында тыгыз бәйләнеш булуын күрсәтә. Өйләнмәгән яисә кияүгә чыкмаган кешеләр бу халәткә күбрәк дучар була. Чыннан да, гаилә җылысы һәм укытучы тормышына хас булган тәртип булмау эмоциональ халәткә зур йогынты ясый.
Укытучы шәхесе
Профессор Виктор Бойко стресска каршы торуга йогынты ясый торган түбәндәге шәхси факторларны аерып чыгара: шәхес дәрәҗәсенең түбәнәюе һәм аның интероверсиягә, ягъни үз эченә үзе йомылырга омтылышы. Профессор фикеренчә, үз-үзеңне түбән бәяләүдән «трудоголизм» килеп чыга. Ягъни, шәхес үзен башка “яхшырак” кешеләр белән чагыштыра, бөтен энергия ресурсларын алар кебек булу өчен сарыф итә. Моннан тыш, галим фикеренчә, эмоциональ яктан ябык булу һәм эчке дөньяларына йомылу сәбәпле, интроверт-укытучылар һөнәри януга аеруча нык дучар.
Тышкы сәбәпләр
Тышкы сәбәпләргә түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:

  • вакыт әз булу, киеренке эш ритмы;

  • уңайсыз эш шартлары: үз кабинетың яки тиешле техника булмау;

  • нәтиҗәсез җитәкчелек итү стиле: төгәл бурычлар булмау, нигезсез тәнкыйтькә дучар булу;

  • коллектив белән начар мөнәсәбәт;

  • башкарыла торган эшнең күп төрле булуы.


Бу исемлеккә, әлбәттә, агымдагы елның иң зур афәте – коронавирус пандемиясы аркасында килеп чыккан сәбәпләрне дә кертергә була. Бер яктан укучыларны дистанцион рәвештә укыту, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарына шундый ук шартларда әзерләү булса, икенче яктан вирус белән бәйле булган катлаулыклар, аны йоктырудан курку, авырган коллегаларны алмаштыру көтеп тора.
Һөнәри яну билгеләрен Татарстанның бер авыл мәктәбе укытучысы Раушания Хәбибуллина (исеме үзгәртелде – авт.) апрель аенда сизә башлый һәм моны карантин белән бәйле дип саный. Шулай ук вирус белән күңелгә кереп утырган курку хисе дә хәлне катлауландыра. Болар барысы да эшне алып барырга бик каты комачау итә, ди укытучы. Җитмәсә, ул БДИ га әзерләүнең иң киеренке вакытында авырый башлый. Күпмедер вакыт өйдә дәваланганнан соң,  шифаханәгә ятырга мәҗбүр була. Бу вакытта укытучысыз калган балаларны укыту башка хезмәткәрләр өстенә төшә.
- Бу пандемия укытучыларга бик авыр йогынты ясады. Дистацион форматта эш алып баруга күчтек, бу һәрбер балага да туры килми, мондый укытуны күзгә-күз карап укыту белән бөтенләй чагыштырып булмый. Авыр аңлаган балалар бар, алар белән индивидуаль рәвештә эшләргә кирәк. Шулай ук авыл җирендә һәр кешенең дә компьютеры, яисә телефоны да булмаска мөмкин. Сәламәтлеккә килгән зыянны инде әйтеп тә бетереп булмый, укытучылар иң еш авыртучылар исемлегендә диер идем. Үзем дә җәй буе коронавирус чире белән бик нык авырдым, хәлем бик авыр иде, 40 көннән артык шифаханәдә ятырга мәҗбүр булдым. Аллага шөкер, хәзер хәлем әйбәт. Мин авырганда укучыларыма ярдәм иткән хезмәттәшләремә бик зур рәхмәт әйтәсем килә, - ди Раушания.
Укытучыларның эмоциональ яну стадияләре
Кагыйдә буларак, психологлар укытучыларның эмоциональ януының өч стадиясен аерып чыгара:
Беренче этап
Укытучының эшендә аңа хас булмаган күренешләр булырга мөмкин: дәрес вакытында темадан темага тиз күчү, укучыларга билгеле бер тәртибе булмаган сораулар бирү һ.б.. Моның нәтиҗәсендә үз-үзен тикшерү, эмоциональ киеренкелек фонында ялгышудан курку башлана.
Икенче этап
Икенче стадия апатия белән характерлана: эш кызыксындырмый, аралашуга ихтыяҗ кими. Хроник талчыгу, арганлык хисе туа. Моннан тыш, ярсучанлык һәм даими киеренкелек физик сәламәтлеккә дә йогынты ясый башлый.
Өченче этап
Соңгы стадиядә эш белән генә түгел, тормыш белән дә кызыксыну югала бара. Кеше бу халәттә хәтта якын кешеләреннән дә читләшә ала.
Республиканың бер район мәктәбе директоры Гөлүсә Җиһаншина (исеме үзгәртелде – авт.) сүзләренчә ул бу халәттә күп еллар дәвамында яшәгән.
- Мондый халәт яшь укытучыда да, күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә эшләгән кешедә дә булырга мөмкин, минемчә. Бигрәк тә бүгенге көндә – җитәкче кешене дә, башка хезмәткәрләрне дә билгесезлек борчый, алга таба план төзеп булмый. Бу психикага бик начар йогынты ясый, һөнәри януга да китерергә мөмкин. Бу бик куркыныч халәт. Бу вакытта эш урынын алыштыру гына булыша аладыр, - ди ул.
Мәгариф өлкәсендә җитәкче булып эшләгән урыннан Гөлүсә ханым башка район мәктәбе директоры булып китергә мәҗбүр була.
-Гади мәктәптә эшлисең икән, укытучы булсаң да, җитәкче булсаң да авыр. Кеше белән эшләү, балалар белән эшләү болай да бик үзенчәлекле, бигрәк тә апрель-май айларында аеруча кыен булды. Эшне оештыру, отчет өстенә отчет язу... Ниндидер зур ярдәм күрсәтелде дип тә әйтә алмыйм. Ата-ананың күбесендә интернет юк, техника юк, кайсыбер гаиләдә сигезәр бала үсә. Болар барысы да бик көчле стресс китереп чыгара, - дип сөйләде Гөлүсә Җиһаншина.
Һөнәри януның профилактикасы һәм дәвалау методлары
Эштәге шәхси урын
Бер карашка бик гади метод кебек тоелса да, эш урынын оештыру мөһим роль уйный. Әгәр укытучының үз кабинеты юк икән, бу хәлне җитәкчелек белән хәл итәргә кирәк. Укытучының кабинеты – аның икенче йорты, шуңа күрә аны җиһазлауга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бүлмә яхшы техник яктан җиһазландырылган һәм билгеле бер нормаларга туры килергә тиеш (яктылык буенча, мәсьәлән).
Вакытны оештыру
Укытучыга, һичшиксез, эш көне дәвамында тәнәфес кирәк. Хезмәттәшләр белән аралашу, сулыш гимнастикасы ясау, яраткан музыканы тыңлау һ.б. күңелле эшләр өчен аерым бер вакыт булу бик мөһим.
Ял көннәрен үткәрү рәвешен үзгәртү дә булыша ала. Физик күнегүләр, спорт яки бию белән шөгыльләнү (мәсәлән, парлы биюләргә йөрергә була, кеше белән дә аралашасың) яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Моннан тыш, ничек кенә сәер тоелмасын, яңа бер эш башлау да яхшы метод булып тора. Мәсәлән, башка тел өйрәнү, музыка белән шөгыльләнү, кызыклы белем бирү курслары һ.б.
Альтернатив фикерләү
Профессиональ яну факторларының берсе - педагогларның үзгәрүчән шартларга җайлаша белмәве. Конфликтлы хәлләрне хәл итүгә юнәлдерелгән альтернатив фикерләүне үстерү буенча төрле тренинглар бар. Бу дәресләрдә үз-үзеңнең гадәти тотышыңнан һәм фикерләү стереотипларыннан баш тартуны киңәш итәләр.
Психотерапия
Күпләр психотерапия сеансларына шикләнеп карый, ләкин яхшы табиб-психотерапевт чын-чынлап мондый хәлдән коткарырга мөмкин. Мәктәпләрдә эшләүче психологлар укучыларга гына түгел, укытучыларга да ярдәм күрсәтә ала, аларга да мөрәҗәгать итергә мөмкин.
Гомумән алганда, һәр укытучы катлаулы хәлдән чыгуның үз ысулын таба, кемдер мәктәптән китә, ә кемдер калырга көч таба һәм кабат бу эштә үзен таба.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ