Логотип Магариф уку
Цитата:

7нче гимназия гөрләп тора

Яңа Савин районындагы Россия Батыры Алексей Козин исемендәге 7нче гимназия укучыларының һәр уку атнасы сыйныфтан тыш эшләр белән үрелеп, күңелләрдә истә калырлык матур вакыйгалар белән истә калырлык б...

Яңа Савин районындагы Россия Батыры Алексей Козин исемендәге 7нче гимназия укучыларының һәр уку атнасы сыйныфтан тыш эшләр белән үрелеп, күңелләрдә истә калырлык матур вакыйгалар белән истә калырлык булып уза. Менә бу үтеп баручы атнаның беренче көнендә, 28нче сентябрьдә, гимназиянең А.С.Пушкин исемендәге музей каршында Россия Язучылар Берлеге әгъзасы Лада Аюпова җитәкчелегендә эшләп килүче “Автограф” әдәби берләшмәсе үзенең яңа уку елындагы әдәби эшчәнлеген башлап җибәрде.
Гимназия китапханәсенең конференцияләр залында 6нчы сыйныф укучылары язучы Владимир Поварицын белән очрашты. Владимир Андреевич яшьлегендә Балтыйк диңгезе флотилиясенең “Октябрь революциясе” крейсерында хезмәт иткән. Ул хәзер 4 китап авторы. Укучыларны ул яшьлек елларын чагылдырган хикәяләре белән таныштырды. Соңыннан гимназистлар флотчы –язучы белән фотога төштеләр. 30 сентябрьдә исә гимназиядә макулатура җыю оештырылды. Уку йорты буенча барлыгы 20 тоннадан артык икенче чимал җыелды. Беренче урынны 8нча “А” сыйныфы укучылары яулады. Алар җыйган кәгазь барлыгы 4 тонна тәшкил итте. Бүген, 2нче октябрьдә исә, гимназиядә Укытучылар көненә багышланган зур концерт була. Аны гимназистлар үз көчләре белән әзерләгән. Киләсе атнаның тәүге көненең ничек башланачагы да билгеле – 5нче октябрьдә беренче сыйныфларда укучы 90 сабыйны гимназистлыкка кабул итү тантанасы узуы көтелә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ