Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдәп дигән закон

“Балалар бездән акыллырак булырга тиеш”, – дигән аксакаллар. Бүгенге заманда башкача була да алмый миңа калса. Туганда ук 11не бетереп туа болар дип гаҗәпләнә яшь әниләр. Күрәсең, техник алгарыш чорын...

“Балалар бездән акыллырак булырга тиеш”, – дигән аксакаллар. Бүгенге заманда башкача була да алмый миңа калса. Туганда ук 11не бетереп туа болар дип гаҗәпләнә яшь әниләр. Күрәсең, техник алгарыш чорында туып-үсү үзен әнә шулай сиздерә.
Белемле булу гына аз, әдәпле дә булырга кирәк бит әле. Төрле буын вәкилләре белән аралашып утырганда, әлеге мәсьәлә буенча фикер каршылыгына тап буласың.
Хәйран гына уйланырга мәҗбүр иткән бер очрак турында сөйләп үтәсем килә. Соңгы арада гына Камал театрына концерт карарга бардым. Мин утырган рәттә берничә кеше аша гына 3-4 яшьлек баласы белән килгән яшь ханым һәм аның кайнанасы утыра иде. Кайнана икәнен кайдан беләм дисезме? Яшь әни шулкадәр күп һәм кычкырып сөйләшә иде ки, мин аның машина маркасын, якын дусларының исемен, кичә генә кемнәргә кунакка баруын һ.б. бик күп миңа кирәксез мәгълүмат белдем. Хәер, бер мин генә түгел, янәшәдәге тамашачылар да саңгырау булмагандыр дип уйлыйм. Тәнәфес вакытында кечкенә кызчыкка әбисе: “Кызым, сок бик суык бит, эчми тор, бераз җылынсын инде”, – дип ипләп кенә кисәтү ясады. Оныгы берсүзсез аңа кулындагы согын сузган гына иде, әнисе черелди дә башлады: “Бүтән беркайчан алай итмәгез! Минем бала чыныккан ул! Эчсен салкын су!” – дип сок коробкасын янәдән бала кулына тоттырды. Үзен яклауларын күргән баланың борыны чөелгәнлеге сүзсез дә аңлашыла иде. Күпмедер вакыттан соң ул нишләргә белми боргалана, киреләнә, анысына гына түзәрлек тә, соңыннан чиелдый ук башлады. Әбисе кабат җайлап кына аңа эндәште: “Кызым, театрда алай тавышланырга ярамый, шаулама, яме”. Бала бик тыңлар иде дә бит, әнисе генә кабат кысылмый кала алмады. “Кычкырсын, – диде ул. – Бала бит ул! Өстәвенә тәнәфес!”
Бик күңелсез булды миңа. Үземнең дә әлеге кечкенә кызчык яшендәге улым булса да, әлеге әни кеше белән яшебез бер чама булса да – аның тәрбия ысулларын аңлый алмадым мин. Чөнки мине аның кайнанасыныкына аваздаш методикасы белән тәрбияләделәр. Үз балаларыма аңлата торган әдәп нигезләре дә традицияләрдән әллә ни аерылмый. Өстәвенә “ярый-ярамый”ларны өлкәннәрнең кем файдасына хәл ителүе бала каршында баруы бөтенләй башка сыймый. Залдагы рәтләр арасыннан үз урынына үткәндә дә тамашачыларга арты белән узучы әни кешегә алай аптырыйсым булмаган анысы.
Әдәплелек кагыйдәләре турындагы “тиеш”ләрне санап, акыл өйрәтеп утыра димәгез. Бары бер сорау гына ачык кала:  3 яшьтә театрда кычкырып утырырга ярый дигәнне сеңдереп үскән сабыйга чынлыкта аның ярамавын кайчан һәм ничек аңлатасы икән соң? Бәлки безнең күп кенә өлкән буын вәкилләре дә нәкъ менә вакытында аңлатучы булмаганга тамаша бетмәгән килеш, урыннарыннан кубып, чиратсыз киемнәрен алырга дип гардеробка йөгерә торгандыр? Бәлки кисәтүче булмаганга тамаша залында кыштыр-кыштыр ашап утыру белән мәшгульләрдер? Бер концертта минем алда – беренче рәттә (!) утыручы ике ханымның аракы эчеп утыруы да (имеш, яшереп кенә, ә исен бит бикләп куеп булмый!) болай эшләргә ярамавын белмәүдән генәдер? Әнисе кычкырсын дип рөхсәт биреп торганда, кем өйрәтергә тиеш соң безне әдәпкә?
Белем, белем дисәк тә, әдәп кагыйдәләрен әле беркем дә юкка чыгармады. Гыйлемле генә түгел, дәрәҗәле һәм зәвыклы бала үстерәм дигән әти-әниләр, тәрбияче һәм укытучылар өчен “Гаилә һәм мәктәп” журналында да “Әдәплелек дәресе” дигән даими сәхифәне алып барабыз. Белгеч булып чыгыш ясаучы Любовь Бариеваның этикет буенча Халыкара дәрәҗәгә ия шәхес булуы үзе үк әдәпкә игътибар бар дигәнгә ишарә бит инде. Аралашу даирәсе үзгәрә, гомер бармам дигән җирләргә барып чыгып, әллә нинди кызыклы шәхесләр белән танышасың. Үзеңне тиешле дәрәҗәдә (Халыкара дәрәҗәдә!) тота белү өчен, әби-балаларыбыздан калган гади генә “Кычкырма, балам” ише кагыйдәләрне дә онытмасак иде.
Балаларны әдәпкә өйрәтүдә мәдәни мирасыбыз белән таныштыру эше дә кызыклы оештырылды республикада. Һәр бала кулында “Укучының мәдәни көндәлеген” күргәнегез бардыр. Беренче сыйныфта кызым белән без дә бик тырышып тутыра башлаган идек аны, ләкин бәйгеләрдә катнашып, бөтен шартларын үтәргә вакыт җитеп бетмәде, кызыксынуы да сүрелде.
Әти-әниләр көндәлекне бик хуплап кабул итсәләр дә, ошамаган яклары да булмаган түгел. “Узган ел без улым белән әлеге көндәлекне тутыруга бик җаваплы карадык, – ди 3 нче сыйныфта укучы Әскәрнең әнисе Ландыш. – Хәтта җәй көне Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә сәяхәткә барганда да көндәлекне үзебездән калдырмадык. Янәсе, менә нинди дәрәҗәле урыннарда булабыз! Ләкин кемнең иң күп мәдәни урыннарга барганын исәпли башлагач, безнең илһамланып йөрүбез юкка булуын аңладык. Баксаң, Татарстан чигеннән узарга ярамый икән. Югыйсә, әлеге проектның максаты баланың мәдәни гыйлемен арттыру булырга тиеш бит инде, нигә кирәк иде андый чикләү кертергә. Республикабыздагы балалар өчен кызыклы чаралардан читтә калмыйбыз анысы, музей-театрларга да еш барабыз, тик көндәлекне үзебез белән алган юк, бүтән алай “сан куып” йөрмибез” инде”.
Ә 18 гимназия укучысы Зәйнәп Насыйбуллинаның көндәлеге исә иң шәпләре арасына эләгеп, мәгариф бүлегеннән котлау хаты килеп төшкәч, шатлануын яшерми. “Әнием белән дә, сыйныфыбыз белән дә төрле җирләргә күп йөрибез, аеруча музейларны яратабыз. Кремль территориясендә без булмаган музей юк бугай инде. Әле шуның өчен рәхмәт әйтеп, котлау да җибәрсәләр, бик күңелле бит инде”.
Кыскасы, замана артыннан куабыз дип чапканда үзебезгә читтән карап алырга онытмыйк. Әдәпсезлектән күңел кайткач кына, заман дип сөйләнеп утырулардан файда булмас.
Ләйсән НИЗАМОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ