Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗедә кызларга бәйләнгән Удмуртия кешесе корбаннарын эзлиләр

Тикшерү комитеты Әгерҗе урман паркында кызларга бәйләнгән Удмуртия кешесе корбаннарын эзли. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шеп...

Тикшерү комитеты Әгерҗе урман паркында кызларга бәйләнгән Удмуртия кешесе корбаннарын эзли. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 
«Тикшерүчеләр фаразы буенча, узган атнада якшәмбе көнне Әгерҗегә килгән 31 яшьлек ир-ат 14 һәм 12 яшьлек ике кызны урман посадкасында каршы ала һәм алардан үзен телефонга фотога төшерүләрен сорый. Шул вакытта ул бозык гамәлләр кыла башлый, кызлар телефонны ташлап качып китә», – дип сөйләде Шептицкий.
Шул ук көнне бу кызлар янә таныш булмаган кешене күрә һәм аның артыннан күзәтергә карар итә. Нәтиҗәдә, балалар аның машина номерын истә калдыра һәм аның турында полициягә хәбәр итә. Ике көннән соң ирне Удмуртиядә тоткарлыйлар, ә аның телефонында вакыйга урыныннан язмалар табып алалар.
Татарстанда әлеге факт нигезендә «Бозык гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Тикшерүчеләр барлык шартларны да өйрәнәләр. Шулай ук ир-атның шундый ук җинаятьләргә катнашы булу ихтималы турындагы белешмәләре булган гражданнарның хокук саклау органнарына 8 (85551) 2-25-41; 8 (85551) 2-51-03 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләре сорала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ