Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗедә шаккаткыч хәл... Нәни балалар...

Бүген 15 нче апрель көнне Әгерҗе шәһәренең 5 нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен беренче тапкыр инглиз теленнән  «I like English» олимпиадасы узды. 2020 – 2021...

Бүген 15 нче апрель көнне Әгерҗе шәһәренең 5 нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен беренче тапкыр инглиз теленнән  «I like English» олимпиадасы узды. 2020 – 2021 уку елында районда балалар бакчаларында инглиз телен өйрәтү өчен өстәмә сәгатьләр бүленеп бирелде, һәр бакча белгечләр белән  тәэмин ителде, мәктәпкәчә белем бирү  федераль дәүләт стандартлары буенча эш программалары төзелде. Инглиз телен ничек үзләштерүләрен билгеләү, телләрне өйрәнүгә сәләтле балаларны ачыклау максатыннан, олимпиада оештырылды.  

Бүгенге олимпиадада 8 бала көч сынашты.  Биремнәр балаларның яшь үзенчәлекләренә, үтелгән темаларга  карап төзелде.  Балалар телдән һәм язмача биремнәрне бик тиз, оста башкарып чыктылар.  Олимпиада нәтиҗәләре буенча,   иң яхшы 3 бала билгеләнде, калган балалар номинацияләр  буенча бүләкләнде.
– Җиңүче - Никонова Динара, Әгерҗе шәһәренең 8нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе (укытучысы Гыйләҗева Э.Е.).
– 2 нче урын Залетова Анна, Әгерҗе шәһәренең 4 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе (укытучысы Нурмеева А.С.)
– 3нче  урын – Петрухина Залина, Әгерҗе шәһәренең 5нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе (укытучысы Маннапова Э.Н.).

Балаларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы  Сафиуллина котлады, алдагы елларда да әлеге чараны үткәрүнең әһәмиятлелеге турында әйтте.
 
Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА

мәгариф идарәсе методисты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ