Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Хәния» китабы басылып чыкты

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә багышланган китап басылып чыкты. Бу хакта китап авторы Айгөл Әхмәтгалиева «Вконтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә хәбәр итә.  «Хәния» китабын сабыр гына...

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә багышланган китап басылып чыкты. Бу хакта китап авторы Айгөл Әхмәтгалиева «Вконтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә хәбәр итә.  «Хәния» китабын сабыр гына көтеп торган дусларым! Аллага шөкер, китап кайтып житте. Нәкь менә җырчының вафатына бер ел тулган көннәрдә», – дип яза ул.  


Фото: Айгөл Әхмәтгалиева социаль челтәреннән Фото: Айгөл Әхмәтгалиева социаль челтәреннән
«Мәгариф» язучының  үз хисабына китап бастырырга теләве турында язган иде.

Хәния Фәрхинең 30 нчы майдагы туган көне уңаеннан Казанда, Чаллы һәм Уфада узган хәйрия концертларын карарга килүчеләр җырчының тормыш юлын һәм иҗатын колачлаган «Онытылыр димә…» дигән китапка ия булды. Китапта җырчы белән булган бик күп интервьюлар, фоторәсемнәр белән бергә Айгөл Әхмәтгалиеваның да повесте да урын алды. Язучы әлеге китапка кергән әдәби-документаль повестен «Хәния» исеме белән аерым китап итеп 1000 данәдә үз хисабына бастырып чыгарырга булды.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ