Аксубайда, яшен сугып, өч катлы йортның түбәсенә ут капкан

Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза. 

Иртәнге җиделәр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Шоссе урамындагы 82нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткәннәр.

 Өйнең чормасын яшен суккан.  Шуннан ялкын телләре бинаның түбәсенә күчкән һәм аны тулысынча камап алган. Йорттан 81 кешене эвакуацияләгәннәр, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Добавить комментарий