Логотип Магариф уку
Цитата:

Акыллы мәктәпләр заманы килде

Актаныштагы республикада “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектны тормышка ашыруда катнашучы  Сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернаты үзенең 2020 елда алып барган эшчәнлеге турында о...

Актаныштагы республикада “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектны тормышка ашыруда катнашучы  Сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернаты үзенең 2020 елда алып барган эшчәнлеге турында онлайн матбугат очрашуы уздырды. Аны үткәрүдә гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова, директор урынбасары, Бәшир Рәмиев исемендәге IT- лаборатория җитәкчесе, берләшмәне оештыручы Айдар Шәйхин, директорның цифрлаштыру юнәләшендәге урынбасары Фирзәр Әюпов катнашты.
Сүзне иң элек гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова алды.
- Безнең гимназиядә республика районнарыннан, якын-тирә төбәкләрдән барлыгы 300 бала укый, белем йорты 2019 елда Россиядәге иң яхшы Сәләтле балалар мәктәбе арасына керде, – дип башлады ул сүзен. - Бездә миллиардер Игорь Рыбаков белән Екатерина Рыбакова оештырган Рыбаков фондының республикадагы бердәнбер тәҗрибә мәйданчыгы урнашкан. Хәзерге вакытта  әлеге фонд оештырган бәйгедә  Нәфисә Вәлиева җитәкчелегендәге мастер-класслар уза. Иртәгә онлайн форматта  милли телебезгә багышланган конференция көтелә.
- Рыбаков фонды эшчәнлеге федераль грантлар белән бәйле, - дип әңгәмәгә IT- лаборатория җитәкчесе Айдар Шәйхин кушылып китте. - Оренбург өлкәсендә һәм Идел буенда без шундый конкурсларда катнашкан ике генә мәктәп. Безнең гимназия, чынлап та, тәҗрибәләр мәйданы. Биредә даими рәвештә онлайн режимда фәнни конфекренцияләр уздырылып тора.  Төбәктә үзебез генә дип, ялгызлыкта калырга тырышмыйбыз. Актаныш төбәгендәге алдынгы мәктәпләр белән элемтәдә торабыз. Онлайн режимда бөтен Россия буенча эш итәбез. 25 декабрьдә, 1нче сезон тәмамлану уңаеннан, 1млн күләмендә грант отарга ниятлибез . Ул акчаныж бер өлеше укучыларга компьютер алуга тотылачак. 2нче сезон февраль башында төгәлләнә. Бу вакыт арасында балалар бакчалары белән эшләячәкбез.
- 2030 елда мәктәпләр үзгәрергә тиеш, - дип сөйләп китте цифрлаштыру буенча директор урынбасары Фирзәр Әюпов. – Безнең бүгенге укучыларыбыз дәресләрдә роботлар ясарга өйрәнәләр. Яңа программалар телләрен үзләштерәләр. Шул телләрдә викториналар оештыралар. Шунсыз бәйгеләрдә катнашып булмый.
Киләчәктә “акыллы” мәктәпләр менә шулай күзаллана.
                                                                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ