Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга студенткасы армиягә бара

 «Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәткә җибәреләчәк», – дип яза "Новая Кама" газетасы.Татарстанның контракт буенча хезмәт итүнең сайлап алу пункты вәкиле Илсур Минһа...

 «Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәткә җибәреләчәк», – дип яза "Новая Кама" газетасы.
Татарстанның контракт буенча хезмәт итүнең сайлап алу пункты вәкиле Илсур Минһаҗев контрактка ничек кул куярга һәм моны кем эшли алуы турында сөйләде.
Контракт хезмәте – ул беренче чиратта үз хезмәт вакытының регламенты булган шундый ук эш. Хәрби хезмәткәр иртән хезмәткә килә, көндәлек эшчәнлек вазифаларын үти, 13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты, дип билгеләп үтте Илсур Минһаҗев.
Аның сүзләренчә, хәрби хезмәткәр төшке ашны ашханәдә һәм башка җиргә барып та ашый ала. Эш көне кичке алтыда тәмамлана.
Контрактник кубрик тибындагы казармада яки тулай торакта яши. Ә гаиләсе булганнарга эштән фатир бүленә.
Хезмәт хакы окладтан һәм төрле премия түләүләреннән тора.
«Премияне намуслы хезмәт, яхшы физик әзерлек, һөнәри үсеш өчен исәпләячәкләр», – дип аңлатты ТРның контракт буенча хезмәт итүнең сайлап алу пункты вәкиле.
Минһаҗев сүзләренчә, Татарстан егетләре еш кына Севастопольдә хезмәт итүне сайлый. 2020 елда гына да анда 70 яшь кеше киткән. Шулай ук Алабуга егетләре Таҗикстанда хәрби базада да хезмәт итә. Җиде елдан соң инде хәрби хезмәткәр пенсиягә чыга ала.
Медицина училищесын тәмамлаган кеше, мәсәлән, медицина ротасында, санитар инструкторы, фельдшер булып хезмәт итә ала. Мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаганнар хәрби оркестрга да урнаша алалар», - дип ачыклык кертте Илсур Минһаҗев.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда 600 дән артык татарстанлы контракт буенча хәрби хезмәткә кергән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ