Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада татар теле һәм әдәбиятыннан муниципаль олимпиадаларда 105 укучы катнашты

Безнең Алабуга районы элек-электән рус төбәге саналып йөрелде. Тик бу әле Алабуга балалары икенче дәүләт теле булган татар телен үз итмиләр дигән сүз түгел. Шәһәребездә ике татар гимназиясе генә бар....

Безнең Алабуга районы элек-электән рус төбәге саналып йөрелде. Тик бу әле Алабуга балалары икенче дәүләт теле булган татар телен үз итмиләр дигән сүз түгел. Шәһәребездә ике татар гимназиясе генә бар. Татар әдипләре иҗатына, татар китабына багышлап, районыбыз мәктәпләрендә әледән-әле әдәби кичәләр, бәйгеләр, иҗади очрашулар булып тора. Яшь буынга туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылучы фән олмпиадаларының да роле зур булуын үз тәҗрибәбездә инандык инде. Шуңа да аның мәктәпләр, район күләмендә үткәрелүче турларын оешканлык һәм укучыларның зур активлыгы белән уздырырылуына елның-елында нык игътибар бирәбез. Быелгысы да искәрмә булмады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика мәктәпләрендә татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру, сәләтле укучыларга татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүдә шартлар тудыру максатында декабрь аенда Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры үткәрелде. Анда татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйган районыбызның 105 укучысы көчен сынады. Шулардан:


– татар мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбиятыннан VII – XI сыйныфлар арасында – 11 укучы;


– татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән IV – XI сыйныфлар арасында – 21 укучы;


– рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теле фәне буенча IV – XI сыйныфлар арасында –  31 укучы;


– рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар әдәбияты фәне буенча VII – XI сыйныфлар арасында – 10  укучы;


– рус телен дәүләт теле буларак өйрәнүче – 32 укучы катнашты.


Тормышта үз урыныңны таба белү, ил үсешенә үзеңнән лаеклы өлеш кертү – мәктәп баласының алдагы юлын билгеләүче сыйфатлар. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларның муниципаль турында катнашкан һәрбер алабугалы  мондый күркәм сыйфатларга ия булырга омтылуларын күрсәтте.


Укучыларыбызга республика турында да уңышлар, тел ачкычлары һәм илһамның гел янәшәдә булуын телибез.


Гөлфия ИБРАҺИМОВА, Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты; Әнисә ҺАДИУЛЛИНА, Алабугадагы 2 нче урта мәктәп директоры урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ