Әлмәттә өч укучыга агач ауган

Өч тугыз яшьлек укучы өстенә агач ауган. Балаларны хастаханәгә озатканнар. 

Аянычлы хәл бүген Әлмәттә булган. Укучыларның сәламәтлегенә зыян килү-килмәвен табиблар тикшергән. Малайны инде өенә җибәргәннәр. Агач астында калган тагын ике кыз әле дә хастаханәдә, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. Аларга нейрохирургия бүлегендә өстәмә тикшеренүләр үткәрәләр. Табиблар әйтүенчә, кызларның  да хәле тотрыклы.

Добавить комментарий