Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар: «Безне сәхнә гаиләле итте!

Алар икесе дә кечкенәдән җырлап үсә. Мәхәббәт очкыннары да икесен сәхнәдә камап ала. «Үзеннән бигрәк иң элек тавышына гашыйк булдым!» – дип искә ала Алсу танышу мизгелләрен. Тамашачы да Фәнилне матур яңгырашлы, башкаларныкыннан үзгә моңлы тавышы өчен яратып өлгерде. Бүген без иҗат дулкынында йөзүче «Казан егетләре» төркеме солисты Фәнил һәм аның тормыш иптәше – Г.Кәриев исемендәге яшь тамашачы театры артисткасы Алсу Фәйзуллиннар гаиләсендә кунакта.

Хәлил белән Галиябану?

Кичке сәгать ун. Алсуның репетициядән өйгә кайт- кан гына мәле. Фәнил балаларны йоклатып, ашарга пе­шереп, табын корып куйган. Үзебезчә, чын татарча чәй­ләп, матур гына аралашып утырабыз. Гадәттә, гаиләләр белән сөйләшкәндә, иң элек аларның танышу тарихына кереп китә идек. Монда исә спектакльнең иң кызыклы җиренә килеп кергәндәй булдым – сигез ел бергә гомер итүче яшь парның көндәлек тормышын карап, тыңлап утырам. Заманча Хәлил белән Галиябануга кунакка кил­дем, диярсең!

– Эштән телемне асылындырып кайтып кергәндә, Фә­нил мине һәрвакыт үзе әзерләгән кайнар ризык белән каршы алып тора, – дип сүз башлады Алсу. – Театр тор­мышы шундый бит ул – иртән дә репетиция була, кич тә. Төрле вакытларда кайтыла. Шул чакта сине өйдә көтеп торучы булгач шулкадәр рәхәт!

Алсу сөйли бирә, мин мыштым гына Фәнилнең ре­акциясен күзәтәм: ир кешенең, бәлки, бу мәсьәләгә үз фикере бардыр? Шулчак ул:

– Әйе, мин эштән куркып тора торганнардан түгел! Авыл малае бит! Кирәк булса ашарга да пешерәм, бала да карыйм, идән дә юам! – дип сүзгә кушыла. – Безнең гаиләдә син моны эшләргә, мин моны эшләргә тиеш дигән таләпләр юк. Мин өйдә юкта, мәсәлән, Алсуның кулга кадак-чүкеч алган вакытлары да булгалый.

«Өйдә юкта» дигәне Фәнилнең дә сирәк булмый. 2008 елдан бирле гастроль тормышы белән яши: башта – Казан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшлә­гән вакытларында, аннары – «Казан егетләре» төрке­менә күчкәч.

– Егет чакта, өйдән чыгып китеп, төрле шәһәрләргә барып концертлар кую кызык иде. Дөнья күреп йөри­без бит! Гаиләле булгач, өйдән озакка аерылып чыгып китәсе килми икән. Беренче улым Әмирханның үскә­нен күрмәдем дә дияргә була. Шөкер, хәзер кечкенәбез Гомәрне тәмләп үстерәбез. Алсуга да җиңелрәк, миңа да тансык!

Быел Фәйзуллиннар гаиләсе өчен сынау елы да икән әле – Әмирханнары беренче сыйныфка укырга кергән. Казан шәһәренең 155 нче татар гимназиясенә биргән­нәр.

– Балалар туган телләрен белеп үсәргә тиеш. Гаиләдә генә түгел, мәктәптә дә дөрес милли тәрбия һәм белем бирелсә яхшы, – ди Алсу. – Мин үзем дә татар гимназия­сендә укыдым. Яшел Үзән шәһәрендә торсак та, әти-әнием мине татар мохитендә үстерде. Улларыбызга да мәгънәле, саф татар исемнәре куштык. Балага узгач та, күңелемнән үзем катнашкан спектакльләрдәге герой­ларның исемнәрен барлый идем: Хәлил, Кәбир… Озак-лык белән Фәнилгә дә, миңа да ошый торганнарын тап­тык, ниһаять! Исем бит ул безнең оныкларга да күчәчәк, ул ягын да уйладык. Әмирхан улы, Гомәр кызы – матур яңгырый бит!

«Матурым!» дип әрләшәбез

Алсу Шәмсетдинованың ничек Фәйзуллина булуы турында да сөйләп китик. «Бер-берегезне ничек тапты­гыз?» дигән соравыма Фәнил гади генә итеп: «Сәхнәдә!» – дип җавап бирде. Алсу исә, бу сорауны күптән көткән­дәй, канатланып һәм хисләнеп үзләренең танышу та­рихын бәян итте:

– Хәтерлисезме, 2000 еллар башында «Сандугач керде күңелгә» дигән җыр фестивале бар иде? Без икебез дә шунда катнашырга дип килдек. Химиклар мәдәният сарае сәхнәсендә Фәнилнең җырлавын ишетеп хәйран калдым ул чакта. Сәхнә артында сөйләшеп киттек. Ул үзенең Тәтеш районыннан икәнлеген, киләчәген җыр белән бәйләргә теләвен әйтте. Күңелгә кереп калды ул минем шул чакта. Кайткач, әнигә дә сөйләдем: «Шәп җырлый торган егет белән таныштым, аңа, һичшик­сез, музыка училищесына укырга керергә кирәк!» Ул чагында мин Әүһәдиев исемендәге Казан музыка учи­лищесында белем ала идем инде. Уйларым Аллаһның «Амин!» дигән чагына туры килгән, күрәсең, кабул итү имтиханнары тәмамлаганнан соң, укырга керүчеләр исемлеген карыйм – Фәйзуллин фамилиясе бар! Менә шуннан аралашып, дуслашып киттек тә, бер-беребезгә ничек гашыйк булуыбызны сизмичә дә калдык!

Фәнилнең чын җырчы тормышы училищеның икен­че курсында укыганда башлана. Казан җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнашып, татар җырлары белән дөнья гизеп йөрергә тотына ул. Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби оркестрга эләгеп, армия сафларында да җырлап хезмәт итә. Ә аннан кайтып бер ай узгач, Яңа ел төнендә Алсуга тәкъдим ясый. Быел бергә гомер итүләренә 9 ел була икән инде. Гашыйк булып йөрүләренең беренче көннәреннән үк бер-берсенә «матурым» дип ничек дәшкән булсалар, хәзер дә шулай. «Без хәтта ачуланыш­канда да, «ну матуры-ы-ым!» дип ачуланышабыз», – ди, уенын-чынын кушып, Алсу. Тулай торакта торган вакытта күршеләре: «Болай итеп талашмыйлар инде, күгәрченнәр кебек гөрләшәсез бит!» – дип алардан көлә торган булган.

– Әллә әрләшергә дә вакытыгыз бармы?

–Тормыш корып яши башлагач, төрле вакытлар була, яшермим, – дип җавап бирә Алсу. – Борынгыларның да тәлинкәләре шалтырамыйча тормаган. Тик без озаклап үпкәләшеп йөри белмибез. Яши-яши бер-беребезне шулкадәр белеп бетердек ки, берәребез кызулыгын күр­сәтә башласа, икенчебез дәшми.

Сүзгә Фәнил кушыла:

– Мин үзем кызу кеше. Мунча миче шикелле тиз кы­зам, тиз суынам! Алсу холкымны яхшы белә инде хәзер, сабыр итә. Мин исә ул дулаганда машинама чыгып уты­рам да, өйдәге һава шартлары яхшырганчы, шәһәрне урап кайтам.

Гаиләнең ныклыгын быелгы пандемия да яхшы сы­ный. Алсу нәкъ шул чорда декрет ялына чыгып, икенче малайларын алып кайта. «Нидер сизенгәндәй, декрет ак­чаларымны тотмый тордым. Колагыма нидер: «Чү, әрәм итми тор әле!» дип әйткәндәй булды», – дип искә төшерә Алсу быелның февраль-март айларын. Бөтен җирне ка­рантинга ябып бетергәннән соң, алар Фәнилнең туган ягы Тәтеш районы Зур Әтрәч авылына кайтып китәләр. Бу вакытларны гаилә башлыгы бик сөенеп искә ала:

– Пандемия күпләрне сынады быел. Тик мин аның бер минусын да күрмәдем. Киресенчә, ул мине гаиләмә тагы да якынайтты. Гастрольләргә йөреп тәмам туйган идем, өйдә вакытларым бик аз булды. Карантин булмаса, мин икенче улымның үскәнен дә күрми кала идем. Шөкер, хәзер аны тәмләп үстерәм. Элек әти-әни янына кайтып булыша алмавыма да үртәлә идем, ай ярым вакыт эчен­дә авылда эшләмәгән эш калмады. Кечкенә бала булгач, ике көнгә бер рәхәтләнеп мунча ягып кердек, гас-трольләрдә йөргәндә, анысы бик сирәк эләгә иде. Һәр­нәрсәнең үз плюслары була бит, күрә белергә генә кирәк! Акча бүген бар, иртәгә юк ул. Йөз мең сум алып эшләсәң дә яшәргә була, 30 мең алсаң да ачка үлмисең.

Әби-бабайлы булу – бәхет ул!

Хәзер тормыш элекке эзенә кайтты. Алсу кабат театр-га эшкә чыккан, Фәнил «Казан егетләре» төркемендә кайнаша. Сезон башы. Икесе дә репетицияләрдә. Алсу эштә чакта балаларны Фәнил карый, Фәнил өйдә булма­ганда – Алсу. Икесенең дә бер көнне чыгып китәселәре булса, ярдәмгә әби-бабайлар килә.

– Әле ярый әти-әниләребез бар, – ди Фәнил. – Һәрчак ярдәм итәргә торалар. Әмирханны мәктәптән алырга өлгермәгәндә, Яшел Үзәннән бабай килеп җитә дә оны­гын каршы ала. Үземнең әти-әниләр дә ара ераклыгына карамастан, Казанга еш килеп йөри. Шөкер, ике якны да тигез күрәбез, кода-кодагыйлар да бик килешеп, дус булып яшиләр. Мин кечкенәдән дус, тату гаилә булды­рачагым турында хыялланып үстем. Алсу менә әниемә охшап килде – йолдызлык буенча икесе дә Үгезбозау! Холыклары икесенеке бертөсле. Ә мин бабайга охшап килгәнмен – икебез дә Кызлар йолдызлыгы астында ту­ганбыз!

Алсу үзе дә кайнанасына охшап килгәнен яшерми. «Үзем дә аның төсле яхшы бием булачакмын! – ди. – Фәнилле булуым белән мин бик бәхетле. Ул бик туган җанлы, мәрхәмәтле кеше. Әби тәрбиясен күреп үскән балалар шундый була. Шөкер, үзем дә 32 яшемә кадәр ике әбиле, ике бабайлы булдым. Улларым да шулай озак еллар әби-бабайлы булып яшәсеннәр иде».

Гаилә кыйммәтләре, иҗат турында Фәйзуллиннар гаиләсе белән озаклап сөйләшеп утырдык. Икесе дә кечкенәдән җырлап үскән, тормышларын сәхнә белән бәйләгән кешеләр буларак, әйтер сүзләре күп. Эшләрен дә нык яраталар, гаилә учагына утынны да атып то­расы килгән чаклары. Артист тормышының ир заты өчен үтә дә җаваплы һәм җиңел хезмәт түгеллеген үз җилкәсендә тойган Фәнил малайлары Әмирханның киләчәген җыр белән бәйләвен теләми. Алсу, әни кеше буларак, улларының дәресләрдән соң вакытын бушка үткәрүен өнәми. Шуңа аны гимназия янәшәсендәге музыка мәктәбенә яздырган. «Урамда йөреп, хулиган булып үсмәсен», – ди ул. Әтисе дә Әмирханның музыка белән шөгыльләнүенә каршы килми, «Балачагы җырлап үтсә әйбәт, әмма һөнәрен сәхнә белән бәйләмәсен иде», – дип кабатлый. Әти-әни бертөрле әйтә дә ул, бала-чага үзенчә эшләп куя кайвакыт. Менә кечкенә Фәйзуллин да боларга әйтеп тормыйча, театр түгәрәгенә язылып кайт-кан! Оясында ни күрсә, очканында – шул, диләрме әле? Әти җырлап йөргәч, әни сәхнәдә уйнагач, киләчәктә Әмирхан Фәйзуллин дигән яңа йолдызның пәйда булу мөмкинлеген сызып ташларга ярамыйдыр, мөгаен!

Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

Добавить комментарий