Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана теле урынына БДИ?..

Интернетның эзләү тәрәзәсенә «Татар теле» дигән сүзләрне җыеп, төймәгә басып карадым әле. Бернинди яңа аналитик язма да чыкмады. «Вконтакте» челтәрендәге татар теле укытучылары битендә дә соңгы язмала...

Интернетның эзләү тәрәзәсенә «Татар теле» дигән сүзләрне җыеп, төймәгә басып карадым әле. Бернинди яңа аналитик язма да чыкмады. «Вконтакте» челтәрендәге татар теле укытучылары битендә дә соңгы язмалар апрельдә эленгән.


Татар теле шулай тын гына, иртәнге рәшә кебек кибеп, югалып бара, ә республика мәктәпләре ата-аналар җыелышына әзерләнә. Һәр сыйныф җитәкчесенең кулында ата-аналарга кул куйдырырга дигән гариза. Анда балаң өчен ана теле итеп өч пункттан берсен сайларга кирәк: татар теле, рус теле, Татарстан теле. Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча узган ел ата-аналарның 70% якыны туган тел итеп татар телен сайлаган. Быелгы вазгыять болай булмаска да мөмкин.DSC00771


Ата-аналарның күбесе рус телен сайласак, БДИга әзерләнү өчен өстәмә сәгатьләр була дип уйлый. Бу чыннан да шулаймы соң? Казанның алдынгы мәктәбендә куп еллар рус теле укыткан, БДИда 100 баллык нәтиҗәгә ирешкән дистәдән артык укучы әзерләгән мөгаллим белән әлеге темага сөйләшергә туры килде.


– Быел минем җитәкчелектә сигезенче сыйныф, – диде ул. – Шушы атнада ата-аналар җыелышы үткәрергә әзерләнәм. Татарларны гына түгел, башка милләт ата-аналарын да татар телен сайларга өндәячәкмен. Ирем татар булганга гына түгел. Татарлар үз ана телләрен, башка милләтләр үзләре яшәгән төбәк телен белергә тиеш. БДИга өстәмә әзерләү дигәннән... Укыту программасында БДИга әзерләнү дигән бүлек бөтенләй юк дияргә була. V-XI сыйныфта укытылган темалар бөтенесе имтихан тестларында чагылыш таба. Ә инде югары классларда программа буенча атнага бер тапкыр дәресләрдән соң шөгыльләнергә теләгән укучылар белән БДИга әзерлек алып барабыз. Татар теле белән килеп чыккан вазгыятьтән соң рус теле укытучыларына йөк артты. Бу бер яктан сөендерсә дә – өстәмә сәгатьләрдә өстәмә темалар узарга була, икенче яктан штат шул килеш калды. Безнең дәресләр болай да аз түгел иде, хәзер тагын да артты. Шуңа күрә ата-аналар туган тел дәресләрендә укытучылар БДИга әзерләячәк дип уйлап, бик нык ялгышалар. Башкалар өчен әйтә алмыйм, безнең мәктәптә мондый хәл булмаячак.


Башка мәктәпләрдә дә укытучылар әлеге адымга барадыр дип әйтеп булмый. Бәлки, мәктәп җитәкчелеге мәҗбүр итсә генә. Икенче яктан, шул ук ата-аналарның 70% артыгы татар телен сайлаган дип шатланып, тынычланып утырырга да җирлек юк. Чөнки укыту программасы буенча ана теле дәресләрендә укучылар пунктуация яки орфография укымаячак, аларга риторика, төбәкне өйрәнү, культурология керәчәк. Менә бу темаларны укытуда инде укытучының шәхесе – кем булуы, нинди уйлар белән яшәве зур роль уйнаячак. Ә бүгенге көндә мәктәпләрдә ана телен укытырга махсус укытучылар да, әзер методика да юк.


Татар теленең нигә кулланыштан төшеп баруы берәүгә дә сер түгел. Яшәеш, алыш-биреш, эш, бизнес барысы да рус телендә бара. Ә татар теле – җан теле, рух теле, әдәбият, сәнгать теле. Тән җансыз яшәмәгән кебек, җан телсез яши алмый. Димәк безнең җан белән татар теле дә яшәр дип үзебезне юатырга кала. Ләкин ничә буынга җитәр?!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрес, ничә буынга җитәр, әгәр дә семьяда туган телдә сөйләшмәсәләр ??? Автор: Гульнара

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ