Логотип Магариф уку
Цитата:

Әнисен кыйнаган Казан кешесе ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән

Әнисен кәстрүл һәм пыяла стакан белән кыйнаган 56 яшьлек Казан кешесе ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта  Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип...

Әнисен кәстрүл һәм пыяла стакан белән кыйнаган 56 яшьлек Казан кешесе ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта  Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.
«Судта ачыкланганча, узган елның 4 ноябрендә Казанда яшәүче 56 яшьлек ир-ат Рәхимов урамындагы үз фатирында 82 яшьлек әнисе белән ачуланышкан. Ир-ат аек булмаган. Низаг барышында ир әнисенә металл кәстрүл һәм башына пыяла стакан белән суга», - дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.
Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге әбинең сәламәтлегенә җитди зыян килгән.
Ир үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа ярты елга сынау срогы белән ел ярымга шартлы рәвештә җәза билгеләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ