Логотип Магариф уку
Цитата:

Армиягә китәр чак җитте

Быелгы язгы чакырышта Россия Федерациясеннән 135 мең, шул исәптән Татарстаннан 18 мең егет хәрби хезмәткә чакырылачак. Бу хакта Хөкүмәт йортының Киңәшмәләр залында журналистлар белән очрашу вакытында...

Быелгы язгы чакырышта Россия Федерациясеннән 135 мең, шул исәптән Татарстаннан 18 мең егет хәрби хезмәткә чакырылачак. Бу хакта Хөкүмәт йортының Киңәшмәләр залында журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Яшь буенча быелгы язда армиягә 2001 елда туганнар китә. Мәктәпне тәмамлаганчы 18 яше тулган яшьләргә хәрби хезмәткә китү вакыты көзге чакырылу компаниясе башланганчы, ягъни 1 октябрьгә кадәр кичектерелә. Бу вакыт җиткәнче кулына яңа гына өлгергәнлек аттестаты алган яшь буын вәкиле берәр югары уку йорты студенты булып куюы да мөмкин. Димәк, ул тагын кимендә 4 ел дәвамында тыныч-имин генә укуын дәвам итәчәк.
Беренче төркемнәр хезмәт итү урынына 22 апрельдә кузгала. Барлык чакырылучыларның 53 проценты – иң күбе - коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәргә билгеләнгән. Армия китүчеләрнең 60 проценты – контракт нигезендә, 40ы - чакыру хәбәре буенча хезмәт итәчәк. Хәрби хезмәт хакында төрле сораулар килеп чыккан очракта Казан гарнизонына - 264 -23 51; хәрби комиссариатка - 221 – 60 – 06 телефон номерлары белән шылтыратырга мөмкин.
Кызыксынучылар игътибарына шуны да җиткерәсебез килә: 18 апрельдә 9.30 – 12.30 минутлар арасында Казан тимер юл вокзалында Сүриядән юлга чыккан хәрби эшолон туктап торачак. Поезд вагоннарында дошман якның кулга төшерелгән хәрби техникасы, һ.б. кораллар белән танышырга мөмкин булачак. Әлеге хәрби-тарихи акция Сүриянең бәйсезлегенә багышлана.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ