Ата-аналар икенче чит телне укытуга каршы чыккан

Ата-аналарның 66 проценттан артыгы мәктәпләрдә икенче чит телне укыту сыйфатыннан канәгать түгел икән. Ә 62 проценттан артыгы — икенче чит тел һәм күпчелек укучыларга бөтенләй дә кирәк түгел, дип саный. «РГ» сайты үткәргән сораштыру нәтиҗәсе шуны күрсәткән.

Әмма бүген,  5-9 сыйныфларда икенче «чит тел» гамәлдәге мәктәп стандартлары  программасының мәҗбүри өлеше санала.

«Икенче чит телне, нигездә, профанация дип атарга була: укытучылар, сәгатьләр, мотивация җитми. Еш кына мәктәпләрдә үзләре дә тел белми торган студент-практикантлар куялар, — дип сөйләгән «РГ» га Милли ата-аналар ассоциациясе үсеше буенча директоры Марианна Шевченко. Аның фикеренчә, мәктәпнең бу предметны сыйфатлы дәрәҗәдә бирү мөмкинлеге булмаганда, балаларның укырга теләге кайдан алыныр? Болар барысы да стресс һәм балаларга, мәктәпкә, әти-әниләргә нәтиҗәсез йөкләнеш кенә өсти.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.