Логотип Магариф уку
Цитата:

Атларда усаллык юк. Ә кешеләрдә?

Сабый чактан авылда  атлар янында кайнашып үскәч, Казан ат-спорт мәктәбендә килеп чыккан  гауга шундук йөрәккә сукты: дүрт тренер һәм бер төркем ата-ана тарафыннан Россиянең төрле югары хөке...

Сабый чактан авылда  атлар янында кайнашып үскәч, Казан ат-спорт мәктәбендә килеп чыккан  гауга шундук йөрәккә сукты: дүрт тренер һәм бер төркем ата-ана тарафыннан Россиянең төрле югары хөкем оешмаларына (Россиянең генераль прокуроры Юрий Чайкага, РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга, ЛДПР рәисе, Дәүләт думасы депутаты Владимир Жириновскийга) юлланган шикаятьләр нигезендә, «дәүләткә 60 мең сум (!) күләмендә зыян китергән өчен» ат спорты буенча  Республика балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры, Татарстан ат спортының олимпия төрләре буенча баш тренеры, 34 яшьлек спорт остасы Айгөл Насыйбуллинага җинаять эше ачылган.  Ул хезмәт урыныннан файдалануда, акча үзләштерүдә һәм исраф итүдә шикләнеп, вакытлыча тоткарлау изоляторына ябылган. Россия җыелма командасы әгъзасы Айгөл Насыйбуллинага шушы зыян  өчен 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный диелә Интернеттагы хәбәрләрдә.

60 МЕҢГӘ 6 ЕЛ ЮРАП


Бу хәбәрдән  баш миендәге меңнәрчә нерв җепселләре киерелеп, зеңләп куйды. Әле кичә генә балалар дөньясындагы проблемалар белән мәш килгән мәктәп җитәкчесе еллар буе янәшәсендә эшләгән хезмәттәшләре язган шикаять нигезендә ябылуда ятсын инде, әй. Күңелне иң пошаманга салганы хәбәрләрдәге «дәүләткә 60 мең сум зыян китергән өчен 6 елга кадәр хөкем ителү яный» дигән шомлы юллар иде. Әлеге хәбәр миндә шик уята башлады. Танылган спортчы, аның да ат спортының  иң затлы,  иң зәвыклы, иң югары бәяләнгән конкур төрен сайлаган яшь хатын-кызның уена үз-үзен түбәнлеккә төшергән мондый мәкерле ният  килерме? Хәзер фейк белән дөнья тулган. Эшнең асылына төшенү өчен, миңа һич кичекмәстән  Айгөл эшләгән  ат спорты мәктәбенә, әлеге уку йортының хуҗасы – республиканың Спорт министрлыгына, спортчыны якларга алынган адвокат янына барып чыгарга кирәк иде. Әмма, җирдә җәй уртасы торганлыктан, кирәкле затларның күбесе ялга, каникулга китүе минем юлыма киртә куйды. Очрашып сөйләшү иң зарур кеше – Айгөл белән дә күрешергә рөхсәт итмәделәр.

АТ ҖЕНЕН АВЫЛДА ЙОКТЫРА


Аның каруы,  Айгөл Насыйбуллинаның яклаучысы Александр Коган  алдагы дүшәмбедә кабул итәргә вәгъдә биргәч, эчемә җылы керде. Аңа кадәр төрле чыганаклардан Айгөл һәм ул җитәкләгән мәктәп турында материаллар тупларга керештем.
Айгөл сабый чактан: «Алга, бары тик алга барырга!» – дип яши. Ат җене аңа кечкенә вакытыннан ук кагыла. Әти-әниләре белән авылга кунакка кайткач, атка бер күрүдә  гашыйк була ул. Кичен  хуҗалык көтүен атка атланып көткән көтүче янына бара да: «Бабай, атыңа атланып карыйм әле?» – дип үтенә. Шуннан көне буе ат өстеннән төшми. Икенче, өченче көнне дә көтүче карт янына баруын дәвам итә. Көтүче абзый да кызның атны ихлас яратуына битараф калмый. Айгөлне ат белән аралашырга, йөгәнләргә, атка боерык бирергә, идарә итәргә  өйрәтә. Атларга мәхәббәте авылдан килгәч тә басылмый кызның. Ул бер шәхси милекченең Тынычлык бистәсендәге шәхси атлар клубына йөри башлый. Ипподромда оештырылган түләүле дәресләргә языла. 2000 елда ипподром каршында ат-спорт мәктәбе ачылгач, әтисе белән әнисеннән шунда йөрергә рөхсәт сорый. Әтисе Равил абый, кызының бер генә көн дә атсыз тора алмавын күргәч,  2002 елда 16 яше тулган көнгә кызына ат бүләк итә. Сүз уңаеннан, спорт мәктәбенә ике-өч елга якын  йөргәннән соң, Айгөлнең әлеге атны спорт мәктәбенә йөрүче сабыйларга бүләк итүен әйтү дә урынлы булыр. Әлбәттә, аның үзенә күрә җитди сәбәбе дә була. Айгөл урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан архитектура-төзелеш университетына укырга керә. Вузда укуы вакытны күп алганга күрә, кыз, үзе шөгыльләнә алмагач, тере җан иясен күнегүләрсез тотуны фаҗигагә тиңләп, әтисе бүләген ат-спорт мәктәбенә йөрүче сабыйларга бирүне хуп күрә. Үзе дә, вакыт тапкан саен, манежга, атлар янына йөрүдән туктамый. Айгөлнең, укуын тәмамлагач та, иртәдән  кичкә кадәр манежда атлар янында кайнашуына әти-әнисе гаҗәпләнми. Шулай итеп, атларга  балачактан башланган мәхәббәте аны зур спорт юлына алып кереп китә. Ул аның да иң затлы олимпия төрен – конкур (барьер аша сикерү) төрен сайлый.  Атның җанын аңларга өйрәнә. Татарстан, Россия беренчелегенә узган ярышларда призлы урыннар ала. Спорт остасы исеменә лаек була. Елдан-ел  җиңү арты җиңү яулый барган кызны тиздән конкур буенча – Татарстан, аннары Россия җыелма командасына да кабул итәләр.
– Италия, Германиягә барып, анда узган ярышларда катнаштым, алардагы ат спорты белән якыннанрак танышу өчен, җирле спорт мәктәбе җитәкчеләре, халыкара класслы осталар белән элемтә урнаштырып кайттым, – ди ул «Бизнес Оnline» журналисты белән уздырган бер әңгәмәсендә. – Ирландиядә бер ел дәвамында халыкара класслы спорт остасы янында стажировка үттем. Европа дәрәҗәсендәге бер авыл иде ул, андагы тынлыкка, тынычлыкка эреп , яшел болыннарда утлап йөргән атларны күреп таң калдым. Ирландиядә шундый төшенчә бар: әгәр синең атың юк икән, димәк, син – ярлы кеше. Анда һәр йорт саен ат бар, һәм балалар катнашында  даими рәвештә ярышлар үткәрелеп тора. Бу, әлбәттә, минем дөньям иде. Күп кенә спортчылар, Мәскәүдә уңышка ирешү белән, чит илгә китү җаен карый. Анда проблемалар да юк. Дан-шөһрәткә ирешү дә җиңел, тормыш итү дә күпкә уңайлырак. Әмма мин үземдә тупланган тәҗрибәне туган илемдә файдаланырга, балалар белән уртаклашырга дип туган җиремә кайттым. Чит ил спортчылары бездән бик алга киткән, әлбәттә. Атчылыкны, ат спортының олимпия төрен бездә дә үстерәсе иде. Без дә үзебезне күрсәтә алыр идек.

АТАЛАРЧА КАЙГЫРТУЧАН АДВОКАТ


Дүшәмбе көнне мине эш кабинетында 70 яшенә якынлашып килүче тәҗрибәле адвокат Александр Коган каршы алды. Айгөлнең язмышы  турында, адвокат булудан бигрәк,  аталарча кайгыртучанлык белән сөйләде Александр Евсеевич.
– Ситуация монда бик гади, – дип сөйләп китте хокук белгече. Бу минутларда ул  балаларга дәрес аңлаткан укытучыны хәтерләтә иде. – 2018 елда  Айгөл Насыйбуллина җитәкчелек иткән ат-спорт мәктәбендә балалар шөгыльләнә торган Анапа атлы пони аты җәрәхәтләнә. Кайчак атлар да бер-берсен яратып бетерми. Пониның арт аягы яралана. Аңлашылганча, ул башка тренировкада катнаша алмый. Авырткан килеш ул йә егылырга, йә сызлануга түзмичә, берәр баланы тешләргә дә мөмкин. Килеп туган хәлне аңлату  өчен директор берничә тапкыр үзендә  баланста торган ат турында Дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итә. Чөнки атны алга таба асрауның файдасы булмый, ашату өчен генә аена 5 мең сум акча тотарга кирәк, бер юктан урын да алып тора. Шунда алдагы көннәрдә шушы фактны үзәккә куеп шикаять язачак тренер һәм мал табибы Тамара Власьева  директорга атны утильләштерергә, ягъни чалырга тәкъдим итә. Җан ияләрен яраткан Айгөл моңа кискен каршы чыга. Тамара Дмитриевна понины «Авито» сайты аша сатарга куярга була. Шул арада Мари Республикасыннан бер эшкуар телефоннан атны 10 мең сумга сатып алачагын әйтә һәм, Насыйбуллинаның административ-хуҗалык часте буенча урынбасары алдында әлеге сумманы Власьевага биреп, атны алып китә.
Тик шул минуттан вакыйганың иң җәлеп итәрдәй борылышы башлана. Пони дәүләт балансында торганга, Власьева  – ул мал табибы – анатомик тикшерү ясап, атның авырып үлүе турында акт төзи. Шулай итеп, ат хисаптан төшерелә, чынлыкта исән булып, мари ягында яши бирсә дә.  Дәүләт балансында пони 60 меңгә бәяләнсә дә,  җәрәхәт алганнан соң, ул 6 тиен дә тормый, чөнки  аның белән алга таба күнекмәләр ясау балалар өчен куркыныч тудыра. Адвокат әйтүенчә, менә бөтен тарих шуннан гыйбарәт. Власьева дүрт тренер исеменнән язган шикаятендә 10 мең сум акчаны икенче көнне директорның кабинетына кереп, кулына тапшырдым, дип Айгөлне акча үзләштерүдә гаепли.  Бердән, Айгөл кебек зыялы, тәрбияле хатын-кыз, җитмәсә  балалар спорты мәктәбе директоры, беркайчан мондый түбәнлеккә бармас иде. Ул үзенең кул астындагы кадрлар белән һәрвакыт дәрәҗәсен белеп аралаша. Моны бөтен мәктәп, ата-аналар, балалар күреп тора. Мал табибы буларак,  закон буенча, әлеге акчаны Власьева  бухгалтериягә тапшырырга тиеш иде, ул алай эшләми, акчаны үзендә калдыра. Власьева алымы белән бөтен кешегә яла ягарга мөмкин. Менә мин сез киткәч, өстәлемнән 100 мең сум акчам югалды, дип тикшерү органнарына мөрәҗәгать итәм икән, сезне дә кулга алачаклар. Бер генә “әмма” бар, ышандыру өчен шаһитлар да кирәк. Власьеваның шаһитлары юк. Яшермим, пониның үлүен актлаштыру юридик телдә хезмәт урынында ялган документ ясау дип атала. Әмма бу вакыйга буенча Айгөлне җавапка тарту срогы күптән чыккан, аның хәзер юридик көче юк.
– Айгөл турында, понины гамәлдән чыгаруда законны белми эш йөрткән, әгәр дә ул атны  аукцион аша сатса, низаг чыгарга бернинди урын калмас иде, диләр. Аны бу адымга барырга нәрсә мәҗбүр иткән соң?– дип, хокук белгеченә күңелдә кайнаган соравымны бирәм.
– Айгөлнең уенда мәкер булмаганлыктан килеп чыккан вакыйга бу.  Әтисе Равил әфәнде, бер уңайдан аның эшкуар икәнлеген дә әйтеп узыйм,  яралы  ат аркасында кызының борчулар күреп йөрүен белгәч, мәктәп балаларына бер дигән сәламәт пони бүләк итә. Бу хакта ул башта ук әтисенә әйткән булса, бәлки, бернинди гауга чыкмас иде.
– Ә нигә Татарстанның Тикшерү комитеты рецидивист бандитны кулга төшергәндәй, шулай зурдан кубып эшкә керешкән, Айгөлне  шундук изоляторга тотып япкан? – дип, хокук яклаучыга күңелне борчыган нәүбәттәге соравымны юллыйм. – Айгөл бит илгә танулы шәхес, аны ат спорты дөньясы да,  Татарстан җитәкчеләре дә яхшы белә. Болай итеп, кешенең язмышын сындырырга да  мөмкин ич?
– Айгөл – җитәкче вазифасын башкаручы зат. Аны ялган документ әзерләүдә гаеплиләр. Менә ни өчен үтә дә кырыс  бәйләнәләр аңа.  Әмма, әйткәнемчә, аның ниятендә бернинди мәкер юк. Әгәр дә ул мондый документны,  кинәт баю нияте белән, үтә дә кыйммәт торган спорт атына  (анда иң затлы иномаркалардан кыйммәтрәк торган атлар бар. – И.Н.) тутырса, эшнең катлаулы юнәлеш алуын аңлап булыр иде. Аның мәктәбендә ике ел инде берничә тренер белән мөнәсәбәтләре киеренке. Дүрт тренер бергә берләшеп, аның хезмәтеннән кер эзләп, төрле инстанцияләргә шикаять арты шикаять яудыралар. Кемгә генә язмаганнар – Минтимер Шәймиевкә, Владимир Путинга, Россиянең тикшерү органнарына, бер Аллаһка гына куллары җитмәгән. Алар нинди юл белән илнең иң куәтле Тикшерү комитетына хәтле чыкканнар? Белмим, кайсы яктан җил искәндер. Һәм, ниһаять, тагын бер эпизод тапканнар. Анысы тагын да мәзәгрәк. Анапа вакыйгасына  кадәр берничә ел элек, Казан артында атлар үрчетүче бер фанат-эшкуар, мәктәпкә атлар бәйгесе карарга килгәч, конюшняда торган ике арык,  бетәшкән атны күреп, Айгөлгә: «Әйдә,  мин боларны алып кайтып дәвалыйм,  аннары кире китереп бирермен», – дигән. Шуларның берсе –Вермут атлысы яңа хуҗасында савыга алмыйча үлә. Икенчесенә җан кергәндәй була. Шуннан әлеге ат үрчетү остасы  үлгән ат урынына  үзенең бер дигән таза аты белән  исән калган сыңарын кире китереп китә. Ул авыру ат соңыннан барыбер үлә. Әмма мәктәп бер яңа, таза  атка ия була. Тикшерүчеләр хәзер директордан үлгән Вермутның исән, шәп чагында баланс комиссиясе билгеләгән  240 меңлек  бәясен таптыра.  Ул ат заманында үз ролен үтәгән, картаеп, авырып  үлгән инде, ә үлгән атның бәясе булмый. Мәктәп балансына алынган яңа ат  күпкә кыйммәтрәк,  әмма ул хакта уйлаучы юк. Шуның өчен җинаять эше ачып, Айгөлне хәтта суд утырышында ук кулга алырга теләделәр. Без көчкә-көчкә өй арестына калдыруларына ирештек. Аны өендә  хәтта чыгып йөрүдән дә тыйганнар. Бу бит кешенең намусыннан ачы көлү. Менә бөтен ситуация шушы – әлеге хат белән Айгөлне каралтып, 4 тренерның директорны эшеннән аласы килә. Юрист буларак, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең нинди катлаулы, авыр җинаятьләрне ачуда катнашуларын  беләм. Тик аларның шундый вак эш белән судка мөрәҗәгать итүләрен аңлый алмыйм. Әгәр бу эш МВД хезмәткәрләренә бирелсә, алар моннан баш тартырлар иде. Ә бит нәтиҗәдә республика зыян күрде. Республика көне уңаеннан Айгөлнең күрсәтмә чыгышлар үткәрәсе бар иде, аның артыннан ук Бөтенроссия бәйгеләре... Республиканың төрле төбәкләрендә хезмәт куючы коллегаларым, бу хәлне ишеткәч, миңа: «Синең башка эшең юкмы әллә?» – дип шылтыратып аптыратканнарын әйтеп тә тормыйм, чөнки алар, минем хакыйкать эзләп, бик күп авыр, катлаулы эшләрдә катнашуымны беләләр. Ә бу алар өчен вак-төяк кебек тоела. Әмма монда сүз кешенең намусы турында бара.
Директорның элегрәк  тренировка вакытында балаларга тавыш күтәрү гадәте барлыгын,  аларга ат абзарларын чистартырга кушуын  төрле чыганаклардан  укып белгән идем. Аның әлеге сыйфатын кем дә хупламас. Ул аны бер әңгәмәсендә үсмернең аңындагы  максатка ирешү теләген уяту өчен кулланам,  дип аңлаткан иде. Чынлап та, һәр тренер хәрби кеше кебек, әйткән сүзен үтәгәннәрен ярата, спорт тренерларындагы бу  күренеш  гадәти  хәлдән санала. Әйтик, нәфис гимнастика буенча Алина Кабаева кебек дөньякүләм танылган спортчыларны тәрбияләгән нәфис гимнастика тренеры Ирина Венерда юкмы андый сыйфатлар? Бар, ничек кенә бар әле, анда гына түгел, башка бик күп тренерларда бар ул сыйфатлар. Мөгаен, спортчыларга хас  көрәшче сыйфаты балаларда тренер теләгәнчә тиз генә тәрбияләнә алмыйдыр. Ә максатка эшләүче тренерларга  яшь спортчыларның һәрвакыт җиңүгә омтылуын күрү  кирәк. Шуңа күрә алар вакыты-вакыты белән кырыслык күрсәтәләр. Башыңнан сыйпап торсалар җиңү килми шул ул. Университетта укыганда штанга белән шөгыльләнгәндә, тренерыбыз Владимир Рябов, эленке-салынкы йөргәннәргә, шундук: «Искры не вижу!» – дип кычкыра башлый иде. Ә менә икмәкне агачта үсә дип белгән шәһәр балаларына  ат абзарын чистартырга кушкан Айгөлгә рәхмәт кенә укыйм.  Ат спорты белән шөгыльләнгән бала ат абзарына кереп, ат исен дә иснәмәгәч, каян килеп ат яратсын да, ничек итеп җиңүгә ирешсен. Ул бит әле үзенә күрә  хезмәтне яратырга өйрәтү чарасы да! Менә шундый ата-аналар  сабыйлары мәктәптә парта өстен, язу тактасын сөрткәнгә укытучылар өстеннән шикаять юллый да  инде.

РӘНҖЕШ ТӨШӘР ДИП КУРЫКМАГАННАР


Укытучылар турында сүз чыккач, Айгөлнең әнисе турында да бер-ике сүз әйтеп узасы килә.  Светлана Евгеньевна – педагог, башкалабыздагы төрле яңалыкларның башында торган мәктәпләрнең берсен җитәкли. Рус милләтеннән булса да, ул минем белән саф татар телендә аралашты. Заманында бабасы да, әтисе дә партия райкомында эшләгән. Һәр эшкә җаваплы, таләпчән караулары белән аерылып торганнар. Кызы Айгөл турында сүз чыккач, аның күзләре яшьләнде. «Ул кечкенәдән тырышып укыды, инглизчә иркен сөйләшүе дә шул тырышлыгыннан килә.  Үз эшенең фанаты булып үсте. Әле дә атлардан башка тормышын күз алдына  китерми. Хәтта гаилә коруны да икенче урынга куйды. Бәләкәйдән бер тренировкасын калдырмады.  Тышта яңгыр яки кар явамы, иртә яки  кичме – аның өчен аерма юк иде. Уңышларга да тиз иреште. Югыйсә  конкур – ат спортының сабырлык, тырышлык, зыялылык сорый торган иң авыр төре. Аны ипподромдагы атлар да яратты, аның килгәнен әллә каян күреп, кешнәп каршылыйлар иде. Ләкин хезмәттәшләре бик көнләште. Ахыр чиктә шикаять язып  рәнҗеттеләр кызыбызны. Ул бит арыганын да,  борчылганын да сиздермичә, үзен гел чибәр тотты, стиль  белән киенде. Кызым балалар өчен үлеп тора. Аларның җиңүләренә  сөенеп туя алмый, күнегүләрдән соң кулланырга  үз акчасына сөлгеләр, шампуньнар ала. Кая инде ат сатып, акча үзләштереп ятсын! Ул бит бик акча яратса, чит илгә китеп, рәхәткә күмелеп яши ала иде. Татар кызы буларак, аның Татарстанны күтәрәсе килде, атлар өчен яхшы шартлар тудырган Минтимер Шәриповичка гел  рәхмәт укыды.

КӨНЛӘШҮ КЕШЕ ҮТЕРӘ


Бу сүзләрне мин Айгөлнең үзеннән дә ишеттем. Мин аны ТРның спорт эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов янына килгәч очраттым. Күрермен дип уйламаган идем. Өй сагында иде бит ул.  Аны  иртә чыгарганнар, өеннән  ул туры атлары янына юнәлгән.
Минем белән ул  сүзне бик кыска тотты.
– Беркемгә интервью  бирергә җыенмыйм. Журналистларны күралмас  дәрәҗәгә җиттем, – диде ул.– Шушы берничә атна эчендә нинди генә ялган язып бетермәделәр, Мине яклаган ата-аналарның, укытучыларның, тренерларның ник бер сүзен халыкка җиткерсеннәр! Өстемнән язган 4 тренерны заманында үзем эшкә алган идем. Алар бик кызганыч хәлдә, атка аның кайсы ягыннан якын килергә икәнен дә белмиләр иде. Калганын әйтмим дә. Урамда эшсез калган әлеге ханымнарны жәлләп, безнең ат-спорт мәктәбе таләпләренә туры килмәсәләр дә, тәвәккәлләп эшкә алдым. Категорияләрен дә, разрядларын да күтәрдем. Әмма ялгыштым. Менә нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз. Күрәсең, алар миннән үлеп, кара көеп көнләшкәннәр. Уңышларымнан да, зәвык белән киенеп йөрүемнән дә, абруемнан да.
Шушы сөйләшүләрдән соң, күңелемне тынычландыру өчен, беркөнне ат-спорт мәктәбенә  үзем  дә барып чыктым. Тынлык хөкем сөргән ат абзарында дистәләгән дөлдөлнең, мекердәп, печән ашаган тавышлары гына ишетелә иде. Иркен, якты манежда күнегүләр бара.  Нәниләргә булышып,  атларга сикерү өчен киртәләр куеп  йөргән Алиса Танышева белән таныштым.  Конкур  буенча 6 нчы елын шөгыльләнә икән. Россия җыелма командасы әгъзасы, Идел буе федераль округы буенча узган бәйгедә – 1 нче, ат-спорт мәктәпләре арасында үткәрелгән ярышта – 4 нче урын, Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда призлы урыннар яулаган кыз. 
«Нигә арагызда малайлар бер дә күренми?» – дигән соравыма Алисаның исе китмәде.
– Малайларның бүген үк медаль аласы килә, – дип җавап бирде ул. – Ә конкур – зур сабырлык  сорый торган спорт. Сабырлыкта кызларга тиңнәр юк.
Кыз күнегүләрдән чыккан бер бәләкәчнең атына кыю хәрәкәтләр белән япма ябып, бавын атның арт аякларына бәйләп куйды.
–Тибәр, дип курыкмыйсыңмы? – дип сорыйм, Алисаның күзләренә карап. Аның күзләреннән елмаюдан башка бернинди курку әсәре сизелми иде.
– Бахбайлар белгечләр тарафыннан бәйгеләр өчен махсус орлыкландырылган. Усаллык юк аларда, – ди Алиса. «Кешеләрдән аермалы буларак», – дип уйлап куям.
Методистлар кабинетындагы тренерның берсеннән мал табибы һөнәренә  ия булган Тамара Власьеваның телефонын сорап алдым.
–Тамара Дмитриевна, директор Насыйбуллина турында язган хатыгыз буенча очрашасы иде, – дидем мин, аңа  кем булуымны әйткәч.
–Хөкем чыгарылмыйча, мин беркем белән дә сөйләшмәячәкмен, – диде ханым коры гына.
Китәр алдыннан, күңелемне тынычландыру өчен, ат абзарына тагын кердем. Коридор түрендә ике кыз бала, көлешә-көлешә, яңа гына күнегүләрдән чыккан атларын чистартып, юып мәш килә иде.
Бу вакыйганың алга таба нинди юнәлеш алуын редакия күзәтеп барачак. 
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ