«Авыл мәктәпләренең үсештә булмавы сер түгел»

«Бүген авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү системасының аерым үсештә булмавы сер түгел, чөнки ерак районнар бар», — Түбән Кама  районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов. 

Россиядә мәгариф тармагы буенча 10 юнәлеш эшли, шуларның 8 енә Түбән Кама да кертелгән. Мәсәлән, «Үсеш ноктасы» программасы буенча Олы Афанас һәм Кызыл Чишмә мәктәпләрендә заманча түгәрәкләр  булдырылган. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Кызыл Чишмәдә һәм Олы Афанас авылында информатика һәм технология укыту кабинетларында республика бюджетыннан 2 млн сумнан артык бәягә ремонт эшләре башкарылды. Муниципаль бюджет,  ремонт эшләрен тәмамлау өчен, өстәмә 800 мең сумнан артык акча бүлеп бирде. Шулай ук якынча 3 млн сумлык заманча җиһазлар кайтартылды. Авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү яңа этәргеч алсын өчен, киләсе елга тагын ике мәктәпне кертергә планлаштырабыз» – ди җитәкче.

«Цифрлы белем бирү мохите» проекты буенча 24 нче  лицейга, педагогия һәм политехника көллиятенә 5 млн  сумнан артык суммага заманча цифрлы җиһазлар кайтарылган.

Фото: tat.e-nkama.ru

 

 

 

 

Добавить комментарий