Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучылары 8 предмет укыта

«Ут һәм су бетсә дә, мин дәресемне үткәрәчәкмен», - дип сөйләде Кайбыч районы Ульянково мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Кәлимуллин. Яшь мөгаллим дәресләрне татар һәм гарәп телендә ал...

«Ут һәм су бетсә дә, мин дәресемне үткәрәчәкмен», - дип сөйләде Кайбыч районы Ульянково мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Кәлимуллин.
Яшь мөгаллим дәресләрне татар һәм гарәп телендә алып бара, укучыларга яңа теманы тормышчан мисаллар ярдәмендә аңлатуны отышлы дип саный.
«Сез үзегез дә беләсез, авылларда проблемалар күп: балалар саны җитми, мәктәпләр ябыла. Авыл укытучылары бүгенге көндә 8 предмет укыталар. Ала бөтен яктан профессионал. Җырларга да, биергә дә өйрәтәбез, химия дә, информатика да укытабыз.  Авылда укытуның әһәмияте зуррак дип уйлыйм», - дип уртаклашты Айрат Азат улы.
Айрат Кәлимуллин «Авыл укытучысы –2019» бәйгесендә катнашып, «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә җиңү яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ