Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2018» бәйгесенең финал сынавы билгеле

Тиздән «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы – 2018» бәйгесе җиңүчесен игълан итәчәк. Һөнәри конкурсның III этабында катнашу хокукына Балык Бистәсе, Питрәч, Әгерҗе, Мамадыш, Мөслим, Лениногорск...

Тиздән «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы – 2018» бәйгесе җиңүчесен игълан итәчәк. 


Һөнәри конкурсның III этабында катнашу хокукына Балык Бистәсе, Питрәч, Әгерҗе, Мамадыш, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Кайбыч, Кукмара, Тукай  районы мәктәпләрендә эшләүче 10 укытучы ия булды.  Финалда аларны мастер-класслар бәйгесе көтә. Укытучы үзе укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен ничек белүен һәм аудитория белән эшли алу сәләтләрен күрсәтергә тиеш була. Катнашучыларыбыз Казандагы Ш. Мәрҗәни ис. 2 нче номерлы гимназиядә ачык дәрес күрсәтәчәк.


«Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева һәм гимназия директоры Кәмәрия Хәмидуллина җитәкчелегендәге жюри, мастер-классларны бәяләп, абсолют җиңүчене, II һәм III урын алучыларны һәм номинантларны игълан итәчәк.
«Авыл укытучысы – 2018» III этап сынавы 26 нчы сентябрьгә билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ