Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2018» конкурсының I этабы җиңүчеләре билгеле

«Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә авыл мөгаллимнәренең һөнәри яктан абруен күтәрү максатыннан бишенче тапкыр «Авыл укытучысы – 2018» бәйгесен игълан иткән иде....

«Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә авыл мөгаллимнәренең һөнәри яктан абруен күтәрү максатыннан бишенче тапкыр «Авыл укытучысы – 2018» бәйгесен игълан иткән иде. Аның беренче этабы төгәлләнде. Редакциягә әлеге конкурста катнашу өчен 89 хат килде. Иң күп эшләрне Әгерҗе, Мөслим, Лаеш, Балык Бистәсе, Актаныш, Сарман районнары мөгаллим һәм тәрбиячеләре җибәрде.


Быелгы бәйгенең беренче этабы темалары түбәндәгеләр иде:



  1. Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы

  2. Гаджетлар: яманнан яхшыга

  3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?

  4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны

  5. Бүгенге милли мәктәпнең язмышы


Конкурска язмалар татар, рус, инглиз телләрендә кабул ителде. Темаларның һәркайсы бүгенге чынбарлыкны чагылдырганга күрә, аларның берсе дә авторлар игътибарыннан читтә калмаган. Менә  конкурс комиссиясе сайлап алган иң көчле иҗади эшләрдән кайбер өземтәләр.



Миләүшә ХӘСӘНОВА, Мөслим районы


Авылыбызга соңгы ике дистә ел эчендә  чит җирләрдән төрле милләт кешеләре күченеп кайтты. Мәктәптә, укучылар арасында, элекке унбиш союздаш республиканың ким дигәндә җидесе бар. Аралашу телебез татарча, ләкин балалар телне белмиләр, килешләрне дөрес кулланмыйлар, күбрәк русча фикерлиләр, җөмләләрне рус стилендә төзиләр. Шунысы да кызык: әти-әниләренең туган телен дә белмиләр. Ә без, укытучылар, ике яр арасында калган көймә кебек, уңга-сулга чайкалабыз. Безнең бурыч  чайкалып утыру түгел, бар көчне биреп, агымга каршы йөзәргә кирәк. Баланы татар телендә сөйләшергә, татарча хатасыз язарга өйрәтергә тиешбез. Шуңа күрә дә, дәресләр кызыклы, дәрестән тыш чаралар мавыктыргыч узсын өчен, без заманча алымнар кулланабыз, ягъни квестлар, брейн-ринглар уздырабыз. Ләкин традицион алымнарны да читкә этәрү дөрес булмас, минемчә. Бала дәрестә алганнарны өй эшләрен башкарып ныгыта. Ә мин үзем өйгә эшне иҗади якын килеп, ягъни дәреслектән түгел, ә әдәби китаплардан бирергә тырышам. Нәтиҗәсе дә бар: укучылар эзләнә, мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Әдәби әсәрнең бер җөмләсен генә булса да укып чыга, үзенә кирәкле сүзне табып  анализлый, хатасыз һәм дөрес итеп язарга өйрәнә. Шунысын әйтеп китү комачау итмәс: китап уку  сүзлек байлыгын арттыра, иҗади фикерләү сәләтен үстерә.


Мөнирә ХАҖИПОВА, Лениногорск районы


Бүген авыл мәктәпләре, бигрәк тә татар мәктәпләре, шактый кызганыч хәлдә калды. Күп кенә ата-аналар, ТДИ, БДИ бирүне сылтау итеп, балаларын татар мәктәпләренә укырга бирүдән баш тарталар, татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең саны елдан-ел азая. Татар мәктәбе дип саналучыларының да күбесендә, әти-әниләр соравы буенча дигән булып, күпчелек фәннәрне русча укыталар. Укытучының абруен күтәрүне, бәлки, тулаем мәгариф системасына йөз белән борылудан башларга кирәктер. Авыл мәктәпләренең дә материаль-техник базасын ныгыту, укытучыларга түләүне дә авыл мәктәбенең үзенчәлеген исәпкә алып үзгәртү бүгенге көндә бик тә актуаль, максатка яраклы шәйдер. Укытучыга күбрәк ышаныч күрсәтеп, хезмәтен тиешенчә бәяләсәләр, укучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә, җәмгыять өчен дә отышлырак булыр иде.


Светлана ФАЗИЛОВА, Муслюмово


Сейчас ведется много споров о том, что надо менять ЕГЭ, что подготовка к экзаменам сейчас – лишь натаскивание на решение определенных заданий и не дает полный объем знаний по русскому языку. У меня на этот счет двоякое мнение. Отрицательным явлением я считаю неиндивидуальный, одноуровневый подход в оценивании результатов ЕГЭ, то есть ко всем ученикам предъявляются одни и те же критерии оценивания. Зачем тогда при обучении русскому языку мы внедряем разноуровневый подход и дифференцированное обучение? А потом «стрижем учеников под одну гребенку». Ведь ученики в национальных школах не имеют такой речевой практики на русском языке, как например, ученики школ Москвы. В большинстве своем татары говорят на родном языке.


Есть, по-моему, и положительная сторона – в ЕГЭ и ОГЭ предложены задания на умения использовать различные языковые нормы, не допускать ошибок в устной и письменной речи. При подготовке к экзаменам дети много практикуются в этом и, действительно, качество их речи на русском языке существенно улучшается. В темах сочинений-эссе ставятся проблемы сохранения чистоты русского языка, важности чтения, роли литературы в жизни человека. Это, несомненно, очень важно и нужно. ЕГЭ должен не отвращать, а просвещать ребенка.


Раушания ВИЛЬДАНОВА, Арский район


Говорят, что иностранному языку нельзя научить, ему можно только научиться. Чтобы выучить иностранный язык, его нужно полюбить. Главная задача учителя английского языка – помочь ребенку полюбить чужой язык. Вы представляете глаза детей, которые приходят первый раз на урок английского языка! В начале урока ты видишь в глазах детей чувство страха. И твоя главная задача – открыть дверь в новый мир. Ты для них, как божество – человек, который говорит на непонятном языке. Никто кроме тебя не знает английский язык – ни родители, ни классный руководитель. И нужно строить уроки так, чтобы эти маленькие создания не потеряли интерес к обучению, чтобы познание английского языка с каждым днем все больше захватывал их. Вначале  очень трудно. Всего за два урока в неделю учитель иностранного языка должен научить детей и писать, и читать, и разговаривать на чужом языке. Языковая среда только на уроке.  Для того, чтобы энтузиазм детей не улетучился в первый год обучения, нужно постоянно подогревать интерес к языку. Какие же у детей счастливые глаза, когда ты объявляешь положительные оценки по словарному диктанту! А какая гордость у детей за себя, что они знают даже больше, чем их родители! А родители? У них начинается паника – я не могу помочь ребенку, я не знаю английский язык. Сколько же успокоительных бесед приходится проводить с ними! И в отличие от городских, сельские родители еще не до конца понимают важность изучения английского языка в обществе.   


Конкурсның II этабы 2018 елның 1  августыннан 20  августына кадәр үткәрелә. Анда I этапны узучылар түбәндәге 3 темага дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрергә тиеш була.



  1. Истәлекле дата:


           – 2018 ел – республикада Л.Толстой елы (язучының әсәрләре буенча дәрес эшкәртмәсе);


          – ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап;


         – А.Алишның тууына 110 ел (язучының әсәрләре буенча дәрес эшкәртмәсе);


          – К.Симонов иҗаты (язучының тормыш юлы һәм иҗаты);


– Ч.Айтматовның тууына 90 ел (язучының тормыш юлы һәм иҗаты);



  1. Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану.

  2. Укыткан предмет буенча тематик чара.


 


«Авыл укытучысы – 2018» конкурсының I этабы җиңүчеләре



  1. 1. Гөлчәчәк ӘГЪЗАМОВА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

  2. Лилия ӘХМӘТҖАНОВА, Әгерҗе районы Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  3. Сурия ӘХМӘТОВА, Мөслим районы Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы

  4. Гөлшат БИЛАЛОВА, Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

  5. Раушания ВИЛЬДАНОВА, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

  6. Рәйхан ГАБДУШЕВА, Пермь крае Орда районы Искавыл урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче

  7. Мәйсәрә ГАЙНУЛЛИНА, Лаеш районы Атабай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  8. Фидус ГЫЙЛЬФАНОВ, Актаныш районы Яңа  Әлем  төп  гомуми  белем  бирү мәктәбенең биология  укытучысы

  9. Гөлчәчәк ДАУТОВА, Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  10. Алсу ЗАКИРОВА, Әгерҗе районы Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  11. Гөлүсә КӘБИРОВА, Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  12. Вәфия КӘРИМУЛЛИНА, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы

  13. Индира МИҢНЕБАЕВА, Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  14. Алсинә НИГЪМӘТҖАНОВА, Апас районы Сатламыш төп мәктәбенең рус һәм инглиз теллләре укытучысы

  15. Алсу НУРЕТДИНОВА, Әгерҗе районы Кичке Таң урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

  16. Наилә САДРИЕВА, Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

  17. Мөнирә СӘЙФУЛЛИНА, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы

  18. Люция ТЕРЕНТЬЕВА, Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  19. Светлана ФАЗИЛОВА, Мөслим районы Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы

  20. Люзия ФӘРХУШИНА, Әгерҗе районы Салагыш гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы

  21. Дилбәр ФӘХРТДИНОВА, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы

  22. Мөнирә ХАҖИПОВА, Лениногорск районы Иске Иштерәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  23. Иркә ХӘБИБУЛХАКОВА, Сарман районы Петровка заводы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  24. Алсу ХӘМИДУЛЛИНА, Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  25. Гузель ХӘМИДУЛЛИНА, Кукмара районы Н.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  26. Миләүшә ХӘСӘНОВА, Мөслим районы Вәрәшбаш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  27. Гөлнара ҺАДИЕВА, Саба муниципаль районы Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  28. Артур ШАКИРОВ, Сарман районы Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең рәсем һәм технология укытучысы

  29. Илсөяр ШӘРӘПОВА, Лаеш районы Атабай урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  30. Лилия ЮНЫСОВА, Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ