Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2019»: нокта куяр вакыт якынлаша

«Мәгариф» журналының быелгы август санында «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең I этабында җиңүчеләрне игълан иткән идек. Инде менә алар арасыннан йомгаклау этабына үткән 10 конкурсантны билгеләү вакыты...

«Мәгариф» журналының быелгы август санында «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең I этабында җиңүчеләрне игълан иткән идек. Инде менә алар арасыннан йомгаклау этабына үткән 10 конкурсантны билгеләү вакыты да килеп җитте.
Бәйгегә килгән дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәләрен бәяләгәндә жюри комиссиясе беренче чиратта эшләрнең нигезләмәдә күрсәтелгән темаларга туры килүенә һәм алган теманың тулысынча яктыртылуына игътибар итте.
Менә алар «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең II этабы җиңүчеләре
(Алфавит тәртибендә)
1. ЗАКИРОВА Асия Шәүкәт кызы, Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбенең биология-химия укытучысы.
2. КӘЛИМУЛЛИН Айрат Азат улы, Кайбыч районы Ульянково төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
3. МӨХӘММӘТОВА Зилә Рафаел кызы, Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы.
4. МӨХӘРЛӘМОВА Ленуза Гыйльмулла кызы, Мамадыш районы Югары Ушмы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
5. МУСИНА Ләйсәния Зәки кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
6. ПАШИНА Лариса Владимеровна, Спас районы Кузнечиха төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
7. РАФИКОВА Рәисә Кәлимулла кызы, Кама Тамагындагы татар урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы.
8. СӘМИГУЛЛИН Таһир Фида улы, Арча районы Яңа Кенǝр урта мǝктǝбенең физика укытучысы.
9. СӘЙФУЛЛИНА Мөнирә Мөнир кызы, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы.
10. ХИСАМОВА Зөлфия Минзөфәр кызы, Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Конкурсның нигезләмәсе буенча III этап – ачык дәресләр ярышы. II этап җиңүчеләре үзләре укыткан предмет буенча һөнәри әзерлекләрен, педагогик осталыкларын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтләрен күрсәтергә тиеш. Ачык дәрес форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.
III этапны (ачык дәресләрне) уздыру урыны һәм көне алдан хәбәр ителәчәк. «Авыл укытучысы – 2019» конкурсының абсолют җиңүчесе, II һәм III урын алучылар, җиде номинациядә җиңүчеләр шул ук көнне игълан булачак.
«Мәгариф» журналының сентябрь санында йомгаклау этабына узган биш мөгаллимнең бәйге эшләре дөнья күрә. Калган эшләр журналның киләсе саннарында басылачак.
«Авыл укытучысы – 2019» конкурсы «Мәгариф» журналы редакциясе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
Конкурсның жюри комиссиясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ