Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы – 2020: II этапка узу бик җиңел

«Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә игълан иткән «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенә  март башыннан старт бирелде. Конкурс башка еллардагыча катнашучыларның иҗади...

«Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә игълан иткән «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенә  март башыннан старт бирелде. Конкурс башка еллардагыча катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан 3 этапта уздырыла. Ә менә быел I этапның үткәрелү вакыты кыскарды: 2020 елның 1 нче мартыннан 31 нче майга кадәр. Конкурста катнашырга теләге булган авыл мөгаллимнәребез нәкъ менә уку елы бетүнең соңгы көнендә, ягъни 31 майда соңгы эсселәрен бәйге почтасына салырга тиешләр.
Укытучы халкы башка һөнәр ияләреннән үз-үзен мәҗбүр итә белүе, оештыруы, эшләтүе белән аерылып тора. Шуңа да март уртасыннан инде безгә иҗади эшләр килә башлады. Ләкин укытучы бит әле эзләнүчән, төпченүчән, эшен җиренә җиткереп башкаручан да. I этаптагы эссе темасы буенча күп кенә мөгаллимнәрдән бер үк төрле сораулар туган икән.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр I этапка «ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» дигән темага эссе язып җибәрергә тиеш. Менә бу «бөек» дигән сүз күпләрне тоткарлап тора. Республика күләмендә генә түгел, сез яшәгән район яки авылда дистә еллар балаларга белем биргән, аларны зур тормыш юлына чыгарган хөрмәтле, абруйлы мәгариф вәкилләре эссе герое була ала да инде.
Шулай ук бөтен дөньяга таралган таҗвирус аркасында бәйге кичектерелмиме яки туктатылмыймы дип сораучылар да бар. Юк, әлбәттә, юк.
Авыл, район җирлекләрендә эшләүче мөгаллим һәм тәрбиячеләребез, «Авыл укытучысы» конкурсы үзегезнең һөнәри тәҗрибә белән уртаклашырга, хезмәттәшләрегез тәҗрибәсеннән иң отышлы, үзенчәлекле алымнарны үз эшегезгә алырга һәм гаилә бюджетын арттырырга менә дигән форсат! Абсолют җиңүче быел 50 мең сум алачак, II урынга – 30 мең, III урынга – 20 мең сум акча биреләчәк. Әле тагын 7 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премияләре дә каралган.
Бәйгенең II этабына узу бик гади:
– вакытында эссене awil2020@mail.ru почтасына салырга;
– эсседә билгеләнгән теманы дөрес итеп, тулысынча ачарга; – нигезләмәгә бәйләнгән Анкетаны http://magarif-uku.ru/tt/contest/avyl-ukytuchysy-2020-konkursy/ , тулы һәм дөрес итеп тутырып, бәйге почтасына эссе белән җибәрергә.
Бүген республика мәктәпләрендә балалар каникулда, мөгаллимнәр әлегә өйдә торып эшләрен дәвам итәләр. Димәк, I этапка иҗади эш язып җибәрергә дә мөмкинлек бар дигән сүз.
Бәйгенең барлык шартлары белән НИГЕЗЛӘМӘДӘ танышырга була.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ