Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл укытучысы – 2020”: көрәш кискен булачак

“Энә дә бүләк, дөя дә бүләк” дисәләр дә, быел әллә приз фондының шәп булуы, әллә таҗвирус китереп чыгарган дистанцион укыту сәбәпче булдымы “Авыл укытучысы – 2020” конкурсының I этабына килгән хатлар...

“Энә дә бүләк, дөя дә бүләк” дисәләр дә, быел әллә приз фондының шәп булуы, әллә таҗвирус китереп чыгарган дистанцион укыту сәбәпче булдымы “Авыл укытучысы – 2020” конкурсының I этабына килгән хатлар редакциябезне күмеп китә язды. Хатларның электрон почтага килүе генә коткарды. Иҗади эшләрне кабул итү инде июнь уртасында ук туктатылса да, әле һаман соңгы хатка барып җитә алмыйбыз.
Быелгы бәйгенең үзенчәлекләре нәрсәдә соң? Инде язып үтүемчә, катнашучыларның бик күп булуы. Бу – безне, әлбәттә, бик шатландырды. Авыл укытучыларының сафы, чынлыкта да, бик куәтле. Димәк, лаеклыларны, иң-иңнәрне сайларга мөмкинлек артачак. Катнашучылар арасында узган еллардагы номинантлар, хәтта абсолют җиңүчеләр дә бар.
Катнашучыларның географиясенә килгәндә, республикабызның бер генә районы да читтә калмады. Ә иң активлары, һәр елдагыча, Мөслим, Актаныш, Әгерҗе мөгаллимнәре. Иң ерактан хат юллаган конкурсантыбыз Төмән өлкәсеннән!
Өч бөртек кенә булса да ир-ат мөгаллимнәребез дә бар.
Конкурста катнашучыларның педагогик стажы 1 елдан 40 елга кадәр. Укыткан фән буенча беренчелек татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре кулында. Килгән эшләрнең 60 % алар өлешенә туры килә. Шулай ук рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары да актив. Ә төгәл фәннәр укытучылары сүлпәнрәк.
Әлеге конкурс үзенең ачык, гадел булуы белән аерылып тора. I этапка килгән һәрбер эссе белән танышырга һәм социаль челтәрләрдә әлеге язмалар астында үз фикерләрегезне калдырырга була.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ